Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Либия оппозициясе вәкилләре белән очрашты


Либиядә гыйсьянчы юл буенда намаз укый
Либиядә гыйсьянчы юл буенда намаз укый
Бүген Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Лондонда Либия оппозициясе вәкилләре белән сөйләшү үткәрде.

Элгәре Либиянең Милли күчеш шурасы вәкилләре Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг белән очрашкан иде.

Лондонда бүген дөнья сәясәтчеләре Либиядәге вәзгыятьне тикшерә. Кораллы низагны туктату мәсьәләләре, Либиядәге демократик үзгәрешләрнең киләчәге һәм шулай ук илгә һуманитар ярдәм юллары да карала.

Испания тышкы эшләр министры Тринидад Һименес кичә El Pais газетына Мөәмәр Каддафиның илдән китүен мәҗбүр итү әлеге кризисны чишәчәк юлларының берсе булачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG