Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар укучылары шаянлыкта ярышты


Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Республика татар мәктәпләре тарихында беренче тапкыр “Шаяниум – 2011” исемле төбәкара шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе узды.

Бәйге Уфаның 84нче санлы татар гимназиясендә үтте. Әлеге хакта бәйгенең бәяләмә төркеме рәисе, яшь галим, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов шуларны сөйләде:
Илдус Фазлетдинов
Уфада татар укучылары шаянлыкта ярышты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00
йөкләү


“Бәйгене республика чикләре белән генә билгеләү дөрес булмас иде, чөнки анда Уфаның 84нче санлы гимназиясенең “Татгиз”, башкаланың 65нче гимназиясенең “Комеди кызлар”, Чакмагышның 1санлы гимназиясенең “Шаян татарлар” кебек төркемнәр белән беррәттән, башкаланың 139нчы санлы Мөхәммәт Искуҗин исемендәге 136нчы санлы башкорт лицееның “Һупайлы дәрвиштәре” (Һупай — башкаланың Сипай бистәсе дигәнне аңлата) һәм ут күршебез Татарстанның Чаллы шәһәреннән килгән “Татар продакшэн” җыелма төркемнәре дә катнашты. Ягъни чара халыклар дуслыгы бәйрәме, ике республиканы берләштерүче бер рухи күпер төсен алды.

Бәйге 9-11 сыйныф укучылары арасында барды. Ул өч турда үтте. “Без үзебез” исемле беренче турда командалар үзләренең йөзләрен күрсәтте, бу аларның визит карточкалары булды. Икенче турда капитаннар алышты. Соңгысында өй эшләрен күрсәттеләр. Бәяләмә төркеме һәр турга билге куеп барды.

Гран-прины икесе дә 14әр балл җыеп, Чаллының “Татар продакшэн” һәм 84нче санлы гимназиянең “Татгиз” төркемнәре алды. Икенче урын Чакмагышның “Шаян татарлар”ында, өченче урыннарны Уфаның 136нчы санлы лицееның “Һупай дәрвиштәре” һәм 65нче санлы гимназиянең “Комеди кызлар” төркемнәре яулады.

Монда шуны да билгеләргә кирәк, шәһәрдә милли телләр бетә дигән сүзләрнең дөрес түгеллеген “Татгиз”, “Татар продакшэн” һәм “Һупайлы дәрвиштәре” төркемнәре тагы бер кат раслады. Гаиләдә туган телгә бала чактан мәхәббәт тәрбияләнсә, мәктәптә укыту тиешле дәрәҗәдә алып барылса, балалар авылда үскән яшьтәшләрен көнләштерерлек итеп татарча һәм башкортча сөйләшә ала икән.

Бәйгедә яңгыраган кайбер кызыклы фикерләрне дә ишеттерәсе килә. Мәсәлән, “Һупайлы дәрвишләре”нең “элек кара алтын нефть булса, бүген ул карабодай”, “Татгиз”ның “классикларның фикерләрен үзгәртергә кирәк: һәр компьютерсыз гаилә бертөрле бәхетле, һәр комьютерсыз гаилә үзенчә бәхетсез”, “Татарпродакшэн”ның “былтыргы явымсыз җәйдә чикләвек бәрәңге кебек булып уңды” һәм башка шундый кызык фикерләрне күпләп китерергә була.

Мин киләчәктә мондый бәйгенең гадәткә керүен теләр идем”.
XS
SM
MD
LG