Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда “Стратегия-31” җыены узды


Сарытауда Русия конституциясенең җыелу иреген биргән 31нче маддәсен яклап оештырылган урам җыенында 15 кеше катнашты. Җыенны “Бердәмлек” хокук яклау үзәге оештырды. Пикетта “Бердәм Русия” фиркасенә оппозициядә булган “Яблоко”, “Бердәмлек” һәм “Ватандашларның берләшкән фронты” катнашты.

Март аенда узган җирле сайлауларда булган хәрәмләшүләргә каршы бердәм протест чарасына чыкканнан соң оппозиция хезмәттәшлеген ныгытты.

Апрелнең 3дә Сарытауда “Халык иреклеге” партиясен оештыру җыены үтәчәк.
XS
SM
MD
LG