Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ җитәкчеләре бюджет мәсьәләсендә килешүгә иреште


Вашингтон – АКШ президенты Барак Обама һәм Конгресс җитәкчеләре бюджет чыгымнарын киметү мәсьәләсендә соңгы минутта килешүгә иреште.

Бу килешү турында дәүләт оешмаларын финанслау вакыты чыгуга бер сәгать кала игълан ителде. Килешүгә ирешелмәгән очракта дәүләт оешмаларында эшләүче 800 меңләп американга мәҗбүри рәвештә түләүсез ялга җибәрелү яный иде.

Ирешелгән килешү нигезендә хөкүмәт үзенең чыгымнарын 39 миллиард долларга киметергә тиеш булачак.

Обама бу адымны бик авыр, әмма мәҗбүри адым дип атады. Аның сүзләренчә, Ак Йорт иң мөһим проектларны саклап кала алган.
XS
SM
MD
LG