Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәнең Таһрир мәйданында яңа чуалышлар булган


Каһирә – Шимбәгә каршы төндә Каһирәнең Таһрир мәйданында хәрбиләр белән протест белдерүчеләр арасында чуалышлар нәтиҗәсендә кимендә бер кеше һәлак булган, 70-тән артыгы җәрәхәтләр алган.

Җомга намазыннан соң мәйданга берничә мең кеше җыелып Югары хәрби шура башлыгы Мөхәммәт Тантавиның урыныннан китүен таләп иткән. Хәрбиләр аларга каршы чукмарлар кулланган.

Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк февраль аенда урам җыеннары нәтиҗәсендә чигенергә мәҗбүр булганнан соң, илдә де-факто җитәкче вазифасын Тантави башкара.

Бүгенге чара Мисырда соңгы бер айда иң зур каршылык чарасы дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG