Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский утырган колония янган


Краснокаменскиның 10нчы колониясе - янгыннан соң
Краснокаменскиның 10нчы колониясе - янгыннан соң
Чита шәһәреннән 550 чакрымда урнашкан Краснокаменски колониясендә якшәмбегә каршы төндә чыккан янгында барлык торак биналар, берничә хуҗалык һәм административ корылма янып беткән. Бу корылмаларга бер төркем тоткыннар ут төрткән, дип фаразлана.

Янгын сүндерүчеләр ашханә һәм медицина үзәген, шулай ук җәза изоляторын уттан саклап калган.

Краснокаменскиның 10нчы колониясе турында 2005-2006 елларда биредә ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский утырганда күп язылды. Нефть ширкәтенең элекке җитәкчесе салым түләмәү өчен сигез ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

“Тоткыннар бу гамәлләре белән колониядәге канунсызлык турында җәмгыятькә аваз салырга теләгәндер”, диде Байкаларты хокук яклау үзәге башлыгы Виталий Черкасов.

Янгын вакытында колониядә 1112 тоткын булган, аларның берсе дә качмаган. Соңгы елларда бу колония тикшерүләр өчен бәйсез күзәтүчеләрне кертмәде.

Тоткыннар башка төрмәләргә күчерелә. Тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG