Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовода тагын шартлау булды


Бүген иртән Косовоның Печ шәһәрендә Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы бинасы янында шартлау берничә машинага зыян китерде. Әмма яраланучылар турында хәбәр булмады.

Бер атна елек Косово башкаласы Приштинада шартлау БМОның берничә машинасына зыян китергән иде.

БМОның Косовога чикләнгән дәвләтчелек тәкъдим итүеннән соң Сербядән аерылырга теләвче бу төбәктә киеренкелекнең артуы күзәтелә.
XS
SM
MD
LG