Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда әфьюн җитештерү кисәк арткан


БМОның наркотик контоль идарәсе дөньяның иң күп әфьюн җитештерүче иле Әфганстанда наркотик җитештерү кисәк артып китте дип белдерде. Халыкара Наркотик Контроле Шурасының еллык хисабында былтыр әфьюн мәген рөхсәтсез җитештерү 59 процентка артып иң югары ноктасына җитте диелә. Бу оешкан җинаятчелек белән коррупциәне дә арттыра диелә. Былтыр Үзәк Азия аша наркотик ташу арткан. БМОның рөхсәтсез наркотикларга һәм җинаятчелеккә каршы көрәш идарәсенең Үзәк Азиядәге вәкиле Жеймс Келлеһан Ташкенттан Азатлык радиосына Әфганстаннан наркотик ташуның артуы Үзәк Азиәдәге хәлгә нык тәьсир итә диде. "Моның Үзәк Азиягә тәьсире шул: наркотиклар, бигрәк тә һероин куллану нык арта. Наркотиклар куллану белән энәләр аша ВИЧ- СПИД авыруы да тарала" диде Келлеһан. БМО Идарәсе Әфган хөкүмәтен донор илләр ярдәме белән бу проблеманы ашыгыч рәвештә чишәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG