Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа җылынуга каршы көрәш башлый


Бруссель – Европа Берлеге җитәкчеләре бүген Бруссельда үткән җыеннарында дөньядагы җылынуга каршы уртак чаралар күрергә килеште. Җылынуның сәбәбе булган "күмер газын" 2020 елга, 1990 ел белән чагыштырганда, 20%-ка киметү карала. Шулай ук, җил һәм кояш кебек, алтернатив энергия чыганакларын куллану арттырылачак. 2020 елга алар Берлектә куланылган бар энергиянең 1/5-ен тәшкил итергә тиеш. Берлектә рәислек итүче Германия канслеры Ангела Меркель бу килешүне климатны үзгәртү өлкәсендәге хезмәтәшлектә "яңа чор" дип атады.
XS
SM
MD
LG