Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан Талибан сугышчыларын азат итүен раслады


Әфганстан хөкүмәте Талибан тотык итеп алган Италия журналистына алмашка талибанлы тоткыннарны азат иткәнлеген раслады. Хөкүмәт сүзчесе журналист Даниэл Мастрогиякомога алмашка ничә тоткын җибәрелгәнлеген әйтмәде. Ул мондый чараның гадәттән тыш булганлыгын һәм башка кабатланмыячагын әйтте. 2 атна элек Талибан тотык итеп алган Италиянең La Repubblika газеты хәбәрчесе дүшәмбе көнне азат ителде.
XS
SM
MD
LG