Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта Ки Мун сәфәре барышында шартлау булды


Гыйрак башкаласының бер бинасында БМО генераль секретаре Бан Ки Мун сәфәре барышында шартлау булды. Шартлау Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики белән Ки Мунның матбугат очрашуы барган вакытта булды. Якында гына ракета төшкән булырга охшый дип хәбәр ителде. Ике җитәкченең берсенә дә зарар булмады. Кыска тәнәфестән соң алар сорауларга җавап бирүне дәвам итте. Бу Ги Мунның ел башында БМО җитәкчелегенә килүеннән соң аның Багдадка беренче сәфәре. Элекке БМО генераль секретаре Кофи Аннан Гыйракта соңгы мәртәбә узган ноябрь аенда булган иде. 2003-нең августында БМОның Багдадтагы идарәсенә һөҗүм булып Гыйрактагы БМО илчесе Серҗио Вияйра де Мелло һәм тагын 21 кеше үтерелгәннән соң БМО Гыйрактагы эшчәнлеген киметте.
XS
SM
MD
LG