Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һу Җинтао Русия сәфәрен башлады


Кытай президенты Һу Җинтао Русиягә 3 көнлек сәфәрен башлады. Ул Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин белән сәүдә, энергия һәм дипломатик бәйләнешләрне ныгыту юллары турында сөйләшүләр үткәрер дип көтелә. Сәфәр барышында шулай ук берничә сәүдә һәм инвеститсия килешүе дә имзаланыр дип көтелә. Русия белән Кытай тагын Иран һәм Төньяк Корея атом программалары мәсьәләләре турында да сөйләшер дип көтелә. Мәскәүдән соң Һу Казанга киләчәк. Бу аның Кытай җитәкчелегенә килгәннән бирле Русиягә өченче сәфәре.
XS
SM
MD
LG