Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәзәирдә 2 шартлау 23 кешене үтерде


Җәзәир башкаласы Җәзәирдә 2 бомба шартлап кимендә 23 кешене үтерде, 160-тан артык кешене яралады. Бомбаның берсе премьер-министр Габделгазиз Белхадим идарәсе урнашкан 6 катлы төп хөкүмәт бинасында зур тишек ясады. Шаһитләр әйтүенчә, анда бомбалы машина шартлаган. Премьер Белхадимгә зарар булмады. Икенче бомба шәһәр читендәге полиция стансиясендә шартлады. Җәзәирдә яшәүче Джуһаир исемле кеше шартлаулардан соң Азатлык радиосына "Монда тулысынча хаос. Телефоннар эшләми. Туганнар-дуслар белән элемтәгә кереп булмый. Һәркем куркуга төшкән. Һәммә нәрсә ябык. Һәркайда кычкырган тавышлар ишетелә, кешеләр чабыша. Туганнарын табырга тырыша. Монда хаос" диде. Әл-Җәзирә телевидениесе хәбәр итүенчә, бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны Исламчы Мәгрибтәге әл-Каидә Оешмасы дип аталучы төркем үз өстенә алганю
XS
SM
MD
LG