Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда урам җыеннары 6 көн дәвам итә


Кыргызстанда инде 6 көн урам җыеннары дәвам итә. Анда катнашучылар президент Корманбәк Бакиевның урыннан китүен һәм конституцион реформалар таләп итә, "Бакиев китсен, аның хакимиәте китсен," дигән шигәрләр яңгрый. Бишкәк үзәгендәге Алатоо мәйданыннан соң кечкенә урам җыены парламент каршында булды. Анда катнашучылар парламентны конституциягә реформалар кертүне кичектерүдә гаепләде. Парламент Бакиевны конституция мәхкәмәсенә өч яңа хәким билгеләргә сорады. Яңа конституция турында сөйләшүләр башланганчы мәхкәмә үз карарын игълан итәргә тиеш. Эшче төркемен премьер-министр Алмаз Атамбаев җитәкли. Бакиев бүген президент администрациясе башлыгы итеп Медет Садыркуловны билгеләде. Аннан алда бу вазыйфада булган Мыктыбек Абдулдаев урыныннан алынган иде.
XS
SM
MD
LG