БМО генераль секретаре Бан Ки-мун Әфганстанның көньягында бомба һөҗүменнән 5 БМО хезмәткәренең һәлак булуына кайгы белдерде.
Сишәмбе көнне Кандаһарда шартлаудан 4 непаллы сакчы һәм бер әфганлы машина йөртүче һәлак булды.
Алар БМО проекты өчен эшләгән булган.
Һөҗүм өчен җаваплылыкны Талибан үз өстенә алды.