Accessibility links

Кайнар хәбәр

Панфилова Нургалиевны китергә чакыра


Танылган хокук яклаучы, Русия президентының киңәшчесе Элла Панфилова, милициянең оппозиция белән шулай тупас эш итеүннән соң, эшке эшләр министры Рәшит Нургалиев урыныннан китергә тиеш, дип белдерде. "Коммерсант" гәзитенә биргән әңгәмәсендә Панифлова, бер атна элек Мәскәү һәм Петербурда үткән "Килешмәүчеләр маршы" вакытында протест белдерүчеләрнең кыйналуы, канунсыз рәвештә тоткарлануы турында әйтә. Аның сүзләренчә, хакимиятнең болай тупас эш итүе Русиянең абруен төшерә.

Ул арада оппозиция вәкилләре бу шимбәдә Түбән Новгородта тагын бер каршылык чарасын үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG