Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан президенты Татарстан хөкүмәте төркемен кабул итте


Төркмәнстан президенты Гурбангули Бердымөхәммәдов премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелгендә Ашхабадка килгән Татарстан хөкүмәте төркемен кабул итте. turkmenistan.ru интернет газеты хәбәр итүенчә, очрашуда үзара хезмәттәшлек, шул исәптән нефтехимия, транспорт һәм машина ясау өлкәләрендәге хезмәттәшлек турында сүз барган. Мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендәге мөнәсәбәтләр, аерым алганда төркмән белгечләрен Татарстанда укыту мәсьәләләре дә каралган.
XS
SM
MD
LG