Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс Сүрия белән сөйләшүләр башлады


Шәрм әш-Шәйхтәге Гыйрак конференциясендә катнашучы АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Сүрия тышкы эшләр министры Вәлид әл-Мөгаллим белән сөйләшүләр башлап җибәрде. Бу соңгы берничә елда ике ил җитәкчеләре арасындагы иң югары дәрәҗәдә очрашу. Вашингтон Сүрияне Либандагы һәм Гыйрактагы киеренкелекләрне арттыруга өлеш кертүдә гаепләгән иде. Гыйрак Конференциясендә Райсның Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый белән дә очрашу мөмкинлеге турында сүзләр булган иде. АКШ рәсмиләре әйтүенчә, Райс белән Моттакый бүген төшке аш вакытында кыскача гына күрешеп алган әмма ул чикләнгән күрешү кысаларыннан чыкмаган.
XS
SM
MD
LG