Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камерунда115 кешесе булган очкыч казага очраган


Камерун дәүләт радиосы хәбәр итүенчә, 115 кеше булган Кения Һава юлларына караган очкыч казага очраган. Боинг 737 очкычы Кот д` Ивуардан Кениягә бара торган булган. Кения Һава юллары вәкиле Титус Наикуни : «Дуаладагы күзәтү манарасындагы белгечләр очкыч белән соңгы тапкыр күтәрелгәнән соң элемтәгә кергән иде, ләкин соңыннан элемтә югала. Очкычта 106 юлчы була, анда 8 кешелек очучылар төркеме һәм 1 һава инжинеры була.»- диде. Наикуниның әйтүенчә, очкычта булган кешеләрнең күбесе Африка кешеләре була, шулай ук анда Һиндстан, Кытай, Британия, Швеция һәм Кушма Штатлар ватандашлары да булган. Аның әйтүенчә, тагын 6 кешенең кайсы ил ватандашы булы але ачыкланмаган. Казада исән калучылар булу ихтималлыгы турында хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG