Самара – Бүген Самарда "Килешмәүчеләр маршы" үтте. Анда 300-ләп якын кеше катнашты. Мәскәүдән килергә теләгән бер төркем оппозиция вәкилләре анда бара алмады. Иртә белән Шәрәмәт һава аланында төркем берничә сәгатькә тоткарланды. Паспортлары 5 сәгәттән соң гына кайтарылды. Бу төркемдә "Башка Русия" хәрәкәте җитәкчеләре Гарри Каспаров, Эдуард Лимонов, "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәт җитәкчесе Лев Пономарёв, чит ил мәгълүмат чаралары вәкилләре, барлыгы 27 кеше иде.