Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның атом сөйләшүләре вәкиле Пхеньянда


Кушма Штатларның атом сөйләшүләре вәкиле Кристофер Һилл бүген Төньяк Кореага килде һәм шунда ук коралсызлану сөйләшүләрендә тиз тәррәкыяткә ирешү өчен басым ясыячагын белдерде. Кытайның рәсми Синһуа хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Һилл Пхеньян һава аланында 6 яклы сөйләшүләр процессының җанлануына өметләнүен белдергән. Төньяк Кореаның атом программасын туктату максатындагы сөйләшүләрдә Төньяк һәм Көньяк Кореалар, Кытай, АКШ, Япония һәм Русия катнаша. Һиллның Пхеньян сәфәре иртәгә тәмамланачак. Бүген кытай үз тышкы эшләр министры Яң Җиечиның 2 июлдән 4-енә кәдәр Төньяк Кореада булачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG