Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә иминлек чаралары көчәйтелә


Германия хакимиятләре илдә террор һөҗүме булу мөмкинлегенә каршы иминлек чараларын көчәйтте. Ечке эшләр министры Вольфганг Шойбл куркыныч зур, интихар һөҗүмнәре булырга мөмкин диде. Аның әйтүенчә, яңа мәгълүмәтләр Әфганстанда террорчылар әзерләү төркемнәренең көчәюе, һәм Европада, шул исәптән Германиядә интихарчы һөҗүмнәре әзерләве турында сөйли. Күптән түгел Германиянең кайбер киңкүләм мәгълүмәт чаралары Германиядән берничә кеше Әфганстан белән Пакстандагы террорчылар әзерләү үзәкләренә кушылган дип хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG