Accessibility links

Газзәдә Би-Би-Си хәбәрчесе азат ителде


Газзә Сызыгынада 4 ай элек тотык итеп алынган Би-Би-Си хәбәрчесе Алан Дҗонстон азат ителгән. Аны Газзә сызыгында хәкимиятне үз кулларына алган «Хәмас» төркеменә тапшырганнар. Хәмас җитәкчесе Халид Мишаль җурналистның азат ителүен хуплады. Газзәдә узган матбугат очрашуында үзенең тоткынлыкта утыруы турында җурналист «Соңгы 16 атна минем өчен бигрәк тә авыр булды. Әйтерсең мине тереләй җиргә күмделәр. Вакыт-вакыт мине куркыта иделәр. Мин коточкыч, кулларыннан теләсә нинди явызлык килә торган кешеләр кулында идем. Язмышыңның ни белән белән чикләнүен көтеп яшәү бик куркыныч хәл” диде Дҗонстон Дҗонстон Газзә сызыгында даими эшләүче бердәнбер чит ил җурналисты. Ул 12 мартта “Ислам гаскәре” дигән төркемнең сугышчылары тарафыннан тотык итеп. Дҗонстон азат итү барәбәренә экстремистлар Британия төрмәләрендәге мөселманнарны азат итүне таләп иткәннәр.
XS
SM
MD
LG