Лвив өлкәсендә тимер юл казасы булган урында җыеп алынган фосфор кире Казахстанга озатылган.
Украина һәм Русия аша әкрен тизлектә үтәчәк ул махсус составны ике поезд тукталмыйча Казахстанга кадәр озата барачак.
16 июльдә тимер юл белән Казахстаннан Польшага юнәлгән сыек фосфор төялгән берничә мичкә тимер юлдан авып төшеп, 6 мичкәгә ут кабынып, һаваны зарарлаган иде.
Украина хастанәләрендә агулы парлардан агуланган йөздән артык кеше кала бирә. Шуларның 20е балалар.