Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкамәсе милиционерлар эшен баш прокуратурага кайтарды


Мәскәү мәхкәмәсе, телефон сөйләшүләрен канунсыз тыңлауда гаепләнгән милиционерлар эшен баш прокуратурага кире кайтарган. Шуның белән мәхкәмә гаепләү карарында ялгышлыклар бар, дип күрсәткән адвокатларның гозерен канәгатләндерде. Мәхкәмә каршында эчке эшләр министрлыгы аппаратының 4 хезмәткәре һәм бер Мәскәү милиционеры. Тикшерү, милиционерлар боларны эшкуар Евгений Славин мәнфәгатъләре өчен эшләгән һәм аннан 40 мең доллар ришвәт алган, дип раслый.
XS
SM
MD
LG