Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дилә Йосыпова: Русиядә милли мәктәпләргә үзгә караш булырга тиеш


Бу көннәрдә Казанның “Азатлык” радиосына Оренбурдан килгән

милләттәшебез Дилә Йосыпова кереп борчулы хәбәр җиткерде - Оренбурның Тоцки районы авылларында татар мәктәпләре ябыла икән. Татар укучылары исә күрше рус авылларында барып укырга мәҗбүр. Ә анда исә бөтенләй татар теле дәресе укытылмый. Дилә Йосыпов бу Оренбурга караган проблема гына түгел, ә Русия күләм зур мәсьәлә дип белдерә һәм кичекмәстәнн милли мәктәпләрне саклап калырга кирәк ди.

Дилә Йосыпова Оренбур өлкәсе Тоцки районы Әмирхан авылында татар теле укыткан. Ләкин заманында даны еракларга таралган Әмирхан авылындагы гомуми белем бирү мәктәбен башта 9 еллык итеп үзгәртсәләр, быелдан исә ул бөтенләй башлангыч мәктәп булып кына калган. Дилә Йосыпова әйтүенчә, бу мәктәп тагын иң күбе дигәндә ике ел эшләячәк, чөнки оптимальләштерү дип авылларда татар теле укытыла торган мәктәпләрне ябу бара. Әмирхан мәктәбендә хәзерге вакытта 12 бала укый икән. Дилә Йосыпова Тоцки районында башта мәктәп, аннары әкрен-әкрен татар авыллары бетәчәк ди. Дилә ханым:

Үзебезнең районны алып карасак, безнең районда 7 татар мәктәбе бар һәм аларның барысына да бетү куркынычы яный. Бөтен бер районда татар авыллары бетеп бара һәм моны дәшмичә калдырырга ярамый. Әмирхан мәктәбе төп мәткәп иде, быелдан башлангыч булып калачак, Сәфтин авылы мәктәбе Богдан мәктәбе филиалы иде, ул ябылачак, Мөлек башлангыч мәктәбе филиал гына булып калачак, ә филиланы ябуы җиңел. Хөсәин урта мәктәбе дә киләсе елга мөгаен башлангыч кына булып калыр.

Оренбурдагы милләттәшебез Дилә Йосыпова әйтүенчә, оптимальләштерү, ягъни авыллардагы мәктәпләрнене ябып, аның укучыларын берәр зуррак авыл мәктәбенә туплау беренче чиратта татар белем бирү юнәлешенә зыян сала ди Дилә Йосыпова:

Беренче чиратта шуны әйтеп китәргә кирәк, татар теле укытыла торган мәктәпләр авыл җирләрендә урнашкан. Оптимальләштерү вакытында шул авыл мәктәпләре ябыла да, чөнки алар кечкенә.

Дилә Йосыпова әйтүенчә, Оренбурның Тоцки районы җитәкчелеге бу мәсьәлә белән таныш һәм мәктәпләрне япмау ягын карый. Әмма югарыдан – өлкә, Русиядән килгән боерыкка каршы тора алмыйлар. Хәтта Тоцки районы Хөсәин авылы халкы канәгатьсезлек белдереп урамга да чыккан, хатлар да юллаган булган. Хөсәин мәктәбендә 50гә якын бала белем ала. Дилә Йосыпова:

Шул ук Хөсәин мәктәбе урта мәктәп иде, ул 9 еллыкка кала дигәч авыл халкы күтәрелеп чыкты, шулай ук РФ Президенты Аппараты, губернаторга да мөрәҗәгать иттеләр, ләкин мәктәп барыбер 9 еллыкка кала диделәр. Монда төп сәбәп итеп – төп фәннәрне белгечләр укытырга тиеш дип белдерделәр. Ә бездә аны Оренбур педагогика университетының милли бүлеген бетерүчеләр укыта.

Дилә Йосыпова әйткән милли бүлек ул Оренбур өлкәсе педагогика университетындагы факультет. Татар авылларында егет-кызлар шул милли бүлекне тәмамлап кире авылга кайта икән. Алар эшсез калмасын дип мәктәпләрдә бу яшь белгечләргә төп фәннәрне укытырга бирәләр. Ягъни, татар теле укытучысы биология, тарих укыта булып чыга. Бу исә, билгеле, дөрес түгел, мәктәпләрне ябуны шуның белән дә бәйлиләр. Әмма Дилә Йосыпова әйтүенчә, бу милли бүлекне бетергән яшьләр башка җирдә эш таба алмый. Шуңа әлеге бүлеккә керергә теләүчеләр дә елдан-ел сирәгәя икән. Дилә Йосыпова:

Педагогика университетының милли бүлегендә укырга теләүчеләр кимү сәбәпле, башка Русия төбәкләреннән дә укучылар чакырылар. Инде менә быелдан татар теле һәм инглиз теле белгечлеге бергә биреләчәк, ләкин бу проблеманы хәл итү түгел, чөнки укуны бетергәч алар эш таба алмыйлар.

Дилә Йосыпова татар мәктәпләре ябылса, ул Оренбур педагогика университетының милли бүлегенә дә ихтыяҗ калмый ди. Мәсәлән Тоцки районы татар авыларындагы укучыларның күпчелеге укырга рус Богдановка авылына йөриячәкләр. Монда исә бөтенләй татар телен укытылмый икән. Дилә Йосыпова:

Татар мәктәпләре генә түгел, урыс мәктәпләре дә ябыла, ләкин бит татар баласы ул теленнән, гореф-гадәтләреннән аерыла. Ә урыс баласы барыбер урыс мәктәбенә бара ул. Бездә шундый вакытлар булды: 80нче елларда безнең авылның урта мәктәбен 8 еллыкка калдырдылар һәм укучылар күрше урыс авылына йөреп укыды. Нәкъ шул вакытта бөтен тәртипсезлек керде дә инде безнең авылга.

Дилә Йосыпова оптимальләштерү Оренбур, аерым алганда Тоцки районына гына караган проблема түгел, бу Русия күләмендәге фаҗига ди. Һәм бу проблеманы хәл итүне Дилә Йосыпова болаерак күрә:

Оптимальләштерүне кызганычка каршы туктатып булмый, ләкин милли мәктәпләргә башка төрле караш булырга тиеш дип саныйм мин. Башка мәктәпкә бала китә икән, анда аңа татар теле укытылырга тиеш. Без әти-әниләр теләген генә истә тотарга тиеш түгел, чөнки алар бүген татар теле нәрсәгә хәҗәт, ди. Бөтен әти-әни дә татар теле үз туган телең булган өчен генә өйрәнергә кирәк дигәнне аңлап та бетерми. Бу бәлки мәҗбүри өйрәтелергә тиештер.

Оренбурның Тоцки районы Әмирхан авылында туып үскән Дилә Йосыпова милли мәктәпләрне саклап калу юнәлешендә ниндидер эш башланмаса, татар укучылары рус авылларына китеп йотылачаклар дип белдерә. Шуңа районда бөтен татар балаларын туплаучы бер мәктәп булса да калсын иде, ди. Оренбурның бер районында гына 7 татар мәктәбе ябылса, Русия күләмендә бу инде бик зур саннар. Башта төбәкләрдә ана теле укытырга дип Татарстан укытучылар әзерләсә, хәзер ул укытучылар эшсез калачак. Дилә Йосыпова да Казанга эш эзләп килгән. Ләкин уку башланырга санаулы көннәр генә калды, инде соңардыгыз дип милләттәшебезне кире борганнар.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG