Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абрамович Airbus-380 аламы?


Париж – Франциянең Фигаро гәзите үзенең бүгенге санында Русия миллиардеры Роман Абрамович дөньяда иң зур саналган Airbus-380 очкычын сатып алырга җыена дигән хәбәр таратты. Әммә Абрамовичның матбугат вәкиле Джон Манн бу хәбәрне кире какты.

Июнь аенда Airbus ширкате бер очкычын сихерле кешегә сатачагын әйткән иде, әммә аның исемен ачмаган иде.

Русиянең иң бай кешесе саналган, Англиянең Челси футбол такымының хужасы булган Абрамович, хәзерге вакытта Боинг-767 очкычын куллана.
XS
SM
MD
LG