Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәзранда тагын ике хәрби һәлак булган


Ингушетия президенты Мурат Зязиков үзенең президент вазыйфасыннан китмәячәген белдерде. Аның фикеренчә, республикада куәт оешмалары хезмәткәрләренә карата ешайган һөҗүмнәр, шулай ук урыс укытучылары гаиләләренә карата хөсетлекләр, милләтара татулыкны җимерүгә юнәлтелгән. Бүген Нәзранда, бер автомобильне утка тоту нәтиҗәсендә, Эчке эшләр гаскәрләренең ике хезмәткәре һәлак булган һәм тагын икесе яралар алган.

Республика Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, хәрбиләр утырган машинага, алар светофорда тукталгач, ут ачылган. Һөҗүм итүчеләр качып киткән.

Тагын да бер һөҗүм хәрби машинага, “Кавказ” юлында, Яндар авылы янында да ясалган. Анда ике хәрби яраланган.
XS
SM
MD
LG