Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы һөҗүмдә тыныч кешеләр дә үлде


Гыйракның төньягындагы Туз Хөрмәт шәһәрендә балалар уйный торган мәйданчыктагы шартлауда ике кеше һәлак булды, 13-е яраланды.

Полиция хәбәренә караганда, бер интихарчы балалар уенчыклары салынган арбага яшерелгән шартлаткыч белән мәйданчыкка килә. Анда Рамазан ае тәмамлану уңаеннан бәйрәмгә килүчеләр күп була.

Шартлау нәтиҗәсендә бер бала һәм аның террорчыга комачауларга тырышкан әтисе һәлак була.

Кичә Багдадтан төньяктарак американнарның һава һөҗүменнән 19 гыйсьянчы үтерелгән. Шулай ук тыныч кешеләр арасында да корбаннар бар. 15 кеше үлгән, шуларның 9-ы балалар. Хәрбиләр бер гөнаһсыз кешеләрнең үлеменә үкенечләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG