Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Александр Абдулов белән хушлашты


Мәскәү - "Ленком" театрына яраткан актерлары Александр Абдуловны соңгы юлга озатырга бүген меңләгән кеше килде. Танылган сәхнә һәм кино йолдызы үпкәсендә яман шеш авыруыннан вафат булды. Аңа 54 яшь иде. Театр белән янәшә торган чиркәүдә җәназа укылгач, Абдулов белән хушлашу мәрәсимен "Ленком"ның баш режиссеры Марк Захаров ачып, "без соңгы мизгелгә кадәр өметләндек," диде. Актер белән хушлашырга танылган сәнгатькәрләр, шагыйрьләр, тамашачылары килгән иде. Александр Абдулов Ваганьков зиратында җирләнде.
XS
SM
MD
LG