Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда кунакханәгә һөҗүм итүчеләр тотылды


Әфганстан иминлек хезмәтләре дүшәмбе көнне Кабулда кунакханә шартлатуга бәйле булган дип шикләнелүче 2 кешене кулга алды.
Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, әлеге Серена кунакханәсендә интихарчы шартлатуы һәм атышлар нәтиҗәсендә кимендә 7 кеше һәлак булган.
Кунакханә һәм хөкүмәт рәсмиләре әйтүенчә, корбаннарның өчесе чит ил кешесе. Алар - кунакханәдә эшләгән филипин хатыны, Норвегия фотосүрәтчесе һәм бер американ. Иминлек хезмәте башлыгы Әмрулла Салих кунакханәгә 4 сугышчы бәреп кергән ди. Аларның берсе керү белән үз-үзен шартлаткан, бомбалы икенче интихарчыны иминлек сакчылары атып үтергән. Шикләнелгән 2 һөҗүмче кулга алынган. Һөҗүм вакытында кунакханәдә Норвегия тышкы ешләр министры һәм Австралия илчелеге хезмәткәрләре булган. Аларга зарар булмаган. Талибан бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG