Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры гастрольләре тәмамланды


Галиәскәр Камал театрының бер атна дәвам иткән, Мәскәү гастрольләре 20 гыйнвардә Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамал» спектакле белән тәмамланды. Бер атна буе Мәскәүнең нәкъ уртасында, Малый театр бинасында Мәскәү татарлары гастрольләр барган 8 көн эчендә 9 спектакль карады, шулай ук, Актерлар йортында һәм Бахрушин исемендәге театр музеенда да артистлар белән очрашты. 20 гыйнварда Бахрушин музеенда узган очрашуда театр белгече Борис Поюровскийның Камал театрына багышлап язылган «Океан эчендәге утрау» - «Остров в океане» дигән китабын да тәкъдим итү булды. Ул очрашуга килүчеләргә Бахрушин музее директоры,19 гасырда ук театр музее ачкан Бахрушинның Касыйм татарларыннан булуын әйтте. Һәм Мәскәүдә үз театры булган князь Шереметьевның да нәсел башы татарлардан икәнен искәртсәк, татарлар театр белән 100 ел элек кенә түгел, күптәннән чирли башлаганнарын билгеләргә була. Бу турыда сүз чыккач, Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, минемчә театр әле болгар ханлыгы заманнарында да булгандыр. Бары тик ул хакта истәлекләр генә калмаган, диде. Гастрольләргә килгәндә мәскәүләр дә театр җитәкчеләре бу сәфәрдән бик кәнагатъ калганын белдерде. Камал театры тамашаларын татарлар гына түгел, Мәскәүнең рус театрлары вәкилләре дә караган. Алар Туфан Миннуллиның әле генә сәхнәләштерелгән «Дивана» дип аталган әсәрен рус телендә Мәскәү театрларында куярга теләкләре барлыгын белдергәннәр. Шуларның берсе Кече Бронный театры артисты Геннадий Сафиуллин. Заманында танылган режиссер Эфрос белән эшләгән һәм аның укучысы булган Геннадий Рәшит улы Сафиуллин хакында Фәрит Бикчәнтәев,
ул бит татар кешесе, аның кызыксынуы гына аз, башкалар нәрсә әйтер , карарбыз, диде. Шулай ук, «Дивана» әсәре безнең өчен дә гадәти әсәр түгел. Рус театрларында репертуарга кытлык барган заманда татар әсәрләре белән кызыксына башлау бик табигый, диде.
Гастрольләр ябылышына Татарстан мәдәният министры Зилә Валеева, Федерация шурасы вәкиле Василий Лихачев, Русия мәдәният министры урынбасары Бусыган. Малый тетар артисты Клюев та килгән иде.Тамашачылар белән очрашкан вакытта Зилә Валеева, тамашачыларга рәхмәт белдереп,
сезнең заллар тулып килүегез артистларга дәрәҗә һәм көч өсти, диде.
Гастрольләр «Гөлҗамал» спектакле белән тәмамланды. Тамашачы артистларны чәчәкләргә күмде. Дәвамлы алкышлар белән озак вакыт сәхнәдән җибәрми торды.
Шулай итеп, 13 гыйнвардән 20 гыйнварга кадәр Малый театр сәхнәсендә дәвам иткән Камал театры гастрольләре тәмамланды. Җәй көннәрендә Малый театр үз спектакльләрен Казан тамашачысына күрсәтәчәк. Ә инде мәскәүләр киләсе яңа ел башында Казаннар Мәскәүгә яңадан килер, дип көтеп калды.
XS
SM
MD
LG