Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстан парламенты яңа конституцияне раслады


Маҗарстан премьеры Виктор Орбан
Маҗарстан премьеры Виктор Орбан
Конституцияне парламентта өчтән ике күпчелеккә ия булган урта-уң хакимият коалициясе генә хуплады.

Премьер-министр Виктор Орбанның Фидес фиркасе белән христиан демократлар коалициясендәге 262 депутат яңа конституцияне хуплады, 44 депутат каршы тавыш бирде, берсе бер якны да хупламады.

Социалистлар һәм либераллар яңа конституция консенсус белән кабул ителми һәм хакимият фиркасенең куәтен ныгыта гына дип тавыш бирүдә катнашмады. Үтә уң Йоббик фиркас каршы тавыш бирде.

Хакимият бу конституция Маҗарстанга коммунизмнан демократиягә күчү юнәлешендә 20 ел элек башланган эшне тәмамлау икътисадны ышанычлы юлга бастыру һәм элекке хөкүмәткә комачаулап килгән сәяси җәнталларны булдырмау мөмкинлеге бирә дип белдерде.

Илнең читтәге маҗарларны яклау һәм аларны үзе тирәсендә берләштерү сәясәтенә яңа конституциядә дә зур урын бирелә.

Һабсбург империясе таркалганнан соң барлыкка килгән дәүләт чикләренең тышкы ягында, күрше илләрдә яшәүче күпсанлы маҗарлар турында конституциянең кереш сүзендә үк әйтелә.

Конституциянең D маддәсендә исә “Берләштерелгән маҗар милләте идеаллары нигезендә, Маҗарстан үз чикләреннән читтә яшәүче маҗарлар язмышы өчен дә җаваплылык хисенә ия булырга, аларның исәнлеге һәм тәрәккыяте өчен тырышырга тиеш һәм аларның маҗар мәдәниятен саклау тырышлыкларын яклаячак, аларның үзара һәм Маҗарстан белән хезмәттәшлеген кайгыртачак”, - диелә.

Бу инде илнең читтәге маҗарларга хокуклар һәм хәтта ватандашлык бирү сәясәте дәвам итәчәк дигәнне аңлата.

Маҗарстанның яңа конституциясе бу яктан Татарстан конституциягенә дә беркадәр аваздаш. Татарстан конституциясенең 14 маддәсендә “Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә”, - диелә.

Яңа конституция 2012 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк.
XS
SM
MD
LG