Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фукусима реакторыннан нурланышлы суны чыгару башланды


Фукусимада нурланышны робот тикшерә.
Фукусимада нурланышны робот тикшерә.
Япониянең 11 март җир тетрәвеннән зыян күргән Фукусима атом электр станциясенең икенче санлы реакторы биналарыннан нурланышлы суны вакытлы саклагычларга күчерү башланды.

Аннан 25 тонна нурланышлы су суыртылганнан соң хезмәткәрләр реакторларны суыту системын төзәтүгә керешәчәк.

Беренче һәм өченче санлы реакторлар биналарында нурланышның күп булуы анда кешеләргә керү мөмкинлеге бирми.

Белгечләр нурланышлы су чыгарылганнан соң анда нурланыш кимер дип өметләнә.

Фукусима атом электр станциясенең хуҗасы булган ТЕРСО ширкәте төзекләндерү эшләре планы белән таныштырды. Әлеге план реакторларның 100 дәрәҗәдән түбәнрәк җылылыкка кадәр суытылуына алты-тугыз айда ирешүне күздә тота.
XS
SM
MD
LG