Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Русия икътисады 2012 ел башына кризистан тулысынча чыгачак


Владимир Путин
Владимир Путин
Русия премьер-министры Владимир Путин ил икътисады 2012 ел башына кризистан тулысынча чыгачак дип белдерде.

Моны ул бүген Дәүләт Думасында хөкүмәт эшчәнлеге турында хисап биргәндә әйтте.

Путин әйтүенчә, былтыр Русиядә тулаем җитештерү күләме дүрт процентка арткан. «Бу Сигезлек илләре арасында иң зур нәтиҗә», - диде премьер-министр.

Үз чыгышында ул шулай ук дәүләт идарә системын реформалау һәм социаль тармак проблемаларына да кагылды. Аерым алганда, Путин Русия биш ел эчендә торак төзүне ике мәртәбә арттырырга тиеш диде һәм ипотека процентларының киметелүенә ирешергә тырышачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG