Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта өч элекке күзләү хезмәткәре үлемгә хөкем ителде


Гыйрак югары мәхкәмәсе Сәддам Хөсәин хакимияте чорында Гыйрак махсус хезмәтләрендә эшләгән өч элекке хезмәткәрне үлем җәзасына хөкем итте.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, аларның өчесе дә 1994 елның апрелендә Бәйрүттә күренекле Гыйрак сәясәтчесе Талиб әс-Сухаилне үтерүгә бәйле булган. әс-Сухаил Хөсәинне хакимияттән читләштерүне яклап чыгышлар ясый иде.

Үтерелгән Талиб әс-Сухаилнең кызы Сафия әс-Сухаил хәзер Гыйрак парламенты депутаты булып эшли.

Сәддам чорында эшләгән тагын ике түрәгә, элекке хәрби күзләү башлыгы һәм элекке президент идарәсе хезмәткәренә бүген мәхкәмә гомерлек төрмә җәзасы билгеләде.
XS
SM
MD
LG