Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның тәэсирле сенаторы Джон Маккейн Либиягә килде


АКШның шактый тәэсирле сенаторы Джон Маккейн Либия гыйсъянчылары белән сөйләшү өчен Бенгазига килде.

Маккейнның Бингазига килү белән үк аларны “каһарманнар” дип атавы хәбәр ителә.

АКШның Либиядәге хәрби чараларын иң нык яклаучыларның берсе булган Маккейн Вашингтон Либиядәге хәрби чараларда ныграк катнашырга тиеш диде.

Пәнҗешәмбе АКШ саклану министры Роберт Гейтс Либия президенты Мөәммәр Каддафи көчләренә каршы һөҗүмнәр өчен читтән идарә ителә торган очкычлар кулланылуын белдерде.

Гыйсъянчылар җитәкчелеге Каддафи көчләренә каршы сугышта НАТОның һава һөҗүмнәре генә җитәрлек түгел диде.
XS
SM
MD
LG