Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хизбулла Израильгә ачык сугыш игълан итте


Бәйрүттә Хизбулла башлыгы Хәсән Насралла үтерелгән югары хәрби җитәкче Гыймад Мугънияне җирләгәндә Израильгә каршы ачыктан-ачык сугыш игълан итте.

Насралла Хизбулла белән 2006 елгы сугыш әле тәмамланмады без сугышны дәвам итәргә әзер диде.
Мугъния сишәмбе көнне машинасына куелган бомба шартлаудан һәлак булды. Хизбулла моның өчен Израильне гаепли. Израиль исә үтергәнлеген танымый. Мугъния Кушма Штатларның иң нык эзләнелгән кешеләр исемлегендә иде. Ул израилләрне һәм көнбатышларны үтерүләрдә гаепләнә.

Ул 1980 елларда Либанда көнбатышларны тотык итеп алуда, 1992 елда Буенос Аэроста Израиль илчелеген шартлатып 29 кешене үтерүдә гаеләнә. Ул шулай ук 1983 елда Бәйрүттә 241 американ хәрбиен үтергән бомба һөҗүме өчен дә гаепләнә.
Мугъниянең җеназасында Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый да катнашты.
XS
SM
MD
LG