Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимур Тимуршин район җитәкчеләрен тикшерә башлады


Тимур Тимуршин
Тимур Тимуршин

Блогер Тимур Тимуршин инде район башлыкларының кырын эшләрен дә тикшерә башлаган. Бу юлы ул Апас һәм Тәтеш районы җитәкчеләрен коррупциядә гаепләде.

Блогер Тимур Тимуршин җитәкләгән “Антикоррупция” оешмасы әле яңа гына дәүләт катнашлыгында оештырылган унитар оешмалардагы милек һәм акча маҗаралары хакында язып чыккан иде.

Аңарчы Казан шәһәр түрәләре һәм республика депутатлары, министрларның башкала янындагы “Кояшлы” бистәсендә җирне арзан бәягә алу серләрен фаш итте. Инде хәзер "Татар Навальные" аерым шәхесләргә дә күчте.

Шушы көннәрдә “Антикоррупция” оешмасына кергән волонтер хокукчылар Апас һәм Тәтеш районы башлыкларын тикшергән.

Апас бәйгеләрендә "Апас" кулланучылар җәмгыяте җиңә

Рәшид Зәһидуллин
Рәшид Зәһидуллин
Рәшид Заһидуллин инде 2005 елдан бирле Апас районы башлыгы булып эшли. Федераль кануннар муниципаль хакимият вәкилләренә коммерция оешмаларында эшләү, ниндидер хосусый бизнес ширкәтләр оештыруны тыя. Блогер Тимуршин милек һәм юридик затлар реестры кебек ачык чыганклардан эзләп караган һәм Апас башлыгының өч хосусый кәсепчелек оешмасына хуҗа булуын ачыклаган.

Берсе -- "Куланга авыл хуҗалыгы оешмасы" дигән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, икенчесе -- Алтай төбәгендә теркәлгән “Золотой Колос” идарә ширкәте дигән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Тимуршин язганча, Зәһидуллин гамәлгә куйган өченче оешма -- “Апас” кулланучылар җәмгыяте. Беренче ике оешма 2013 елда ябылган булса, өченче оешма уңышлы гына эшләп килә.

Тимур Тимуршин китергән мәгълүматларга караганда, “Апас” кулланучылар җәмгыяте Апас районы башкарма комитеты үткәргән бәйгеләрдә катнаша һәм даими җиңеп бара. Күптән түгел Апас мәгариф бүлеге игълан иткән 800 меңнән артык сумга ит алу бәйгесендә район башлыгының ширкәте җиңгән.

Тәтештә район җитәкли, Алабугада кәсеп алып бара

Валерий Черщинцев
Валерий Черщинцев
Блогер язганча, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев да кәсеп эшләренә бик якын кеше.

Тимуршин юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан Тәтеш башлыгы турында да шактый кызыклы мәгълүматлар ала алган. Мәсәлән, ул Алабугада урнашкан “Правопорядок” дигән фондның җитәкчесе булып исәпләнә. Әлеге ширкәт кулланучылар кредитларын бирү, лизинг белән шөгыльләнә икән.

Тимуршин үзенең блогында хәбәр иткәнчә, ул җитәкләгән “Антикоррупция” оешмасы исеменнән әлеге канун бозулар хакында Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгатьләр юлланган.

Дәвамы бар

Моңарчы Тимуршин үзенең блогында Апас районында сайлауларның никадәр "гадел" һәм "ачык" булуы хакында зур мәкалә бастырган иде. Аның сүзләренчә, ул вакыттагы канун бозулар, басым ясау, альтернатив кандидатка киртәләр кую һәм хәтта аның кыйналуы да, Тимуршинны коррупциягә каршы көрәш башларга этәргән булган. Апас һәм Тәтеш районында үткән җирле сайлаулардагы канун бозуларны фаш итүен ул алга таба дәвам итәргә уйлый.
XS
SM
MD
LG