Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

14:18 18.5.2020

Татарстанда коронавирустан сигезенче кеше үлгән​

Татарстанда COVID-19 вирусы тагын бер кешенең гомерен өзгән. 1941 елгы Түбән Кама районы кешесе 16 майда район үзәк хастаханәсендә үлгән. 1 майда аны йогышлы авырулар бүлегенә салган булганнар, 6 майдан үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган булган.

Бу мәгълүматны Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы китерә. Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны сигезгә җитте. Ләкин Русия оператив штабы статистикасында соңгы үлем әлегә күрсәтелми.

Узган тәүлектә республикада тагын 80 кешедә COVID-19 ачыкланган. Аларның барысы да вирусны Татарстанда йоктырган. 17 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше авыруны җиңелчәрәк кичерә һәм өйләрендә дәвалана. 80 очракның күбесе Казаннан – 61 кеше, Чаллы шәһәре, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районннарында дүртәр очрак.

14:08 18.5.2020

18 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

  • Crimean Tatars каналында бүгенге туры эфир кырымтатар сөргене фаҗигасенә багышлана. Көн дәвамында канал 1944 ел депортация корбаннары һәм шаһитларының язмышлары хакында сөйли.
  • Мостай Кәрим исемендәге Башкорт драма театры Кирәй Мәргәннең "Шомбай" спектаклен (16:00) күрсәтә.
  • Камал театры яңа проект башлап җибәрә – театр артистлары онлайн режимда "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә катнашучыларның әсәрләрен укый. Бүген пьесаны Раил Шәмсуаров укуында тыңлап һәм карап булачак.
  • "Камал мәктәбе онлайн" белем бирү проекты кысаларында бүген театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов "Классиканың яңача укылышы" дигән темага лекция (19:00) укыячак.
  • Әлмәт татар драма театры Искәндәр Сакаевның "Бистә фәрештәсе" ("Добрый человек из Сычуани") спектаклен тәкъдим итә.
07:59 18.5.2020

18 май иртәсенә төп коронавирус хәбәрләре:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 716 меңнән арткан. Авырудан барлыгы 315 мең кеше үлгән, 1 миллион 734 мең кеше сәламәтләнгән.
  • Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 486 мең), Русия (281 мең), Британия (244 мең), Бразилия (241 мең), Испания (230 мең), Италия (225 мең).
  • 18 майдан Татарстанда спорт үзәкләре, фитнес-заллар һәм бассейннар эшчәнлеге рөхсәт ителә. Анда шәхси тренер белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Төп шарт: тренер бер үк вакытта бер генә кеше белән шөгыльләнергә тиеш.
  • Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Русиядә коронавирус үсешен туктатып булды дип белдерде. Аның сүзләренчә, вазгыять тотрыкланды, яңа авыручылар саны артмый диярлек.
  • Сораштыру: Русиядә кече һәм урта бизнес вәкилләренең 75%-ы якын киләчәктә икътисади хәлнең начарлануын көтә. Алар фикеренчә, пандемия иң зур зыянны рестораннар өлкәсенә китергән (82,9%). Шулай ук матурлык индустриясендә (61,6%) һәм сәнәгать өлкәсендә (48,5%) зыян күп китерелгән, дип саный бизнес вәкилләре.
11:45 17.5.2020

17 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Бүген Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры "Гөлшаян" спектаклен (17:00) күрсәтә.

Салават шәһәре башкорт драма театрының Нәҗип Әсанбаевның "Җиде кыз" спектаклен (17:00) карап була.

Казаннан Djinn City төркеме Stay At Home Festival халыкара фестивалендә катнаша. Коллектив татар музыкасы кулланып электрон музыка яза, җырларын гадәттә инглиз яки татар телләрендә башкара. Испаниядә яшәүче музыкантлар оештыра торган Stay At Home онлайн фестивалендә Djinn City чыгышын бүген (19:00) карап булачак.

Трансляция музыкаль төркемнең Instagram-дагы сәхифәсендә һәм фестивальнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә барачак.

Татар яшь тамашачы театры "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген театр артисткасы Фирүзә Зинәтуллина Галимҗан Гыйльмановның "Мактанчык әтәч үлеме" әкиятен укый.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрының "Чыңгылдак чебен" әкиятен карап була.

11:36 17.5.2020

Дагыстанда үпкә шешүеннән 40тан артык табиб үлгән

Дагыстан сәламәтлек саклау министры 17 майга республикада үпкә шешүеннән 650дән артык кеше, шул исәптән 40тан артык табиб үлгән дип хәбәр итте. Бу хакта Джамалудин Гаджиибрагимов блогер Руслан Курбановка сөйләгән.

Министр сүзләренчә, Дагыстанда үпкәләре шешеп әлеге вакытта 12 меңнән артык кеше авырый.

Коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматларына караганда, республикада COVID-19 3 280 кешедә рәсмән расланган, 27 кеше үлгән. Ягъни коронавирустан үлгән кешеләрнең рәсми саннары үпкә ялкынсынуыннан үлгән табиблар саныннан да кимрәк.

Шул ук вакытта министр пневмония белән авыручыларга мөнәсәбәт коронавирус белән авыручыларга кебек дип белдерә.

11:28 17.5.2020

17 майга коронавирус саннары

Дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны 4 733 883 булды. Әлеге авыру 313 400 кешенең гомерен өзде. 1 818 018 кеше терелгән.

Русиядә коронавирус йоктыруның 9 709 яңа очрагы рәсмән теркәлгән дип хәбәр итә оператив штаб. Эпидемия башыннан илдә барлыгы 281 752 кешедә вирус ачыкланган. Үлүчеләр саны 2 6331 булды, узган тәүлектә 94 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 84 яңа очрагы рәсми теркәлгән. Йоктыручыларның иң күбе Казанда (60 кеше). Барлыгы Татарстанда 2 232 кешедә коронавирус рәсмән расланган, җиде кеше ​

Башкортстанда барлыгы 2 061 кешедә COVID-19 расланган. Соңгы тәүлектә тагын 98 кешедә ачыкланган. Башкортстанда үлүчеләр саны 17 булды.

11:34 16.5.2020

16 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" спектаклен (16:00) күрсәтә.

Уфаның "Башкортстан" дәүләт концертлар залы "Этно- шоу Zainetdin" концертын (17:00) тәкъдим итә.

Кырымтатар сәнгате осталарының "Кырым стиле" дип аталган күргәзмәсен онлайн карап була.

Күргәзмә дүртенче ел уздырыла. Ул Кырым татарларының милли яңарышы көннәренә багышлана. Быелгы күргәзмә интернет форматында оештырылган. Авторларның яңа эшләре белән танышудан тыш, тамашачыларга алар турында мәгълүмат та тәкъдим ителә.

Камал театры "Хуҗа Насретдин", "41-нең арбалы хатыннары", "Искән җилләр көенә", "Минем исемем Кызыл" , "Өч сеңел" һәм "Баскетболист"

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының "Үги кыз" әкиятен карап була.

11:29 16.5.2020

Италия Европа берлеге өчен чикләрен ача

Шимбә иртәсенә яхшы хәбәр дә бар. Италия 3 июньнән Европа берлеге, Шенген зонасы һәм Монакодан сәяхәт итүчеләргә чикләрен ача. Әлеге илләрдән килүчеләргә карантин узасы булмаячак дип яза La Reppublica

Бу адым туризмны торгызу өчен эшләнә. Туризм өлкәсе Италия эчке җитештерү күләменең (ВВП) 14 процент тәшкил итә.

Италиянең тышкы чикләре кимендә 15 июньгә кадәр ябык булачак. Аннан соң Европа комиссиясе тышкы чикләрне ачу-ачмау турында сөйләшәчәк.

дәвам

XS
SM
MD
LG