16 майга коронавирус саннары
Дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны 4 641 938 булды. Соңгы тәүлектә 19 727 кешедә ачыкланган. Әлеге авыру 308 840 кешенең гомерен өзде. 1 769 384 кеше терелгән.
Русиядә коронавирус йоктыруның 9 200 яңа очрагы рәсмән теркәлгән дип хәбәр итә оператив штаб. Эпидемия башыннан илдә барлыгы 272 мең кешедә вирус ачыкланган. Үлүчеләр саны 2 537 булды, узган тәүлектә 119 кеше үлгән.
Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 84 яңа очрагы рәсми теркәлгән. Йоктыручыларның иң күбе Казанда (41 кеше) һәм Чаллыда (17). Барлыгы Татарстанда 2 148 кешедә коронавирус рәсмән расланган, җиде кеше
Башкортстанда барлыгы 1 963 кешедә COVID-19 расланган. Соңгы тәүлектә тагын 89 кешедә ачыкланган. Башкортстанда үлүчеләр саны 17 булды. Узган тәүлектә тагын бер кешенең үлеме турында хәбәр ителә, ләкин тулырак мәгълүмат әлегә юк.
15 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Бүген Актаныш сәләтле балалар гимназиясе "Гомерлек бәхет, бәхетле гомер" дигән темага TED Circles очрашуы (15:00) уздыра. Очрашу вакытында яшьләр тормышның тулылыгы, анда бәхеттән дә әһәмиятлерәк нәрсәләрнең барлыгы турында фикер алышачак. "Без бәхет теләргә һәм бәхет дип хыялланырга күнеккән, әмма моннан да тирәнрәк төшенчәләр бар түгелме соң? Язучы Эмили Эсфаһани Смит фикеренчә, бәхет килә дә китә, әмма тормышыңда мәгънә булу – үзеңнән югарырак идеягә хезмәт итү яки үзеңне камилләштерү – яшәешеңә терәк бүләк итә" ди оештыручылар. Дискуссия алдыннан Эмили Эсфаһани Смит ясаган TED чыгышын карарга кирәк.
Катнашыр өчен теркәлү зарур.
Мостай Кәрим исемендәге башкорт драма театры "Күк белән җир арасында" спектаклен (16:00) күрсәтә.
Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры "Шашкан бабай" спектаклен (17:00) тәкъдим итә.
Башкортстанның атказанган артисты Айгөл Сагынбаеваның Уфадагы "Башкортстан" дәүләт концертлар залында узган концертын (17:00) карап була.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры "Башкирская пленница" (Мостай Кәримнең "Кыз урлау" әсәре нигезендә) спектаклен (17:00) күрсәтә.
Бүген Мәскәүдәге "Татар штабы" Instagram-да Петербур татар яшьләренең "Мирас" оешмасы белән сөйләшү (20:00) уздыра.
Уфа милли яшьләр театрының "Алтын балта" әкиятен карап була.
Әлмәт татар драма театры Илгиз Зәйниевның "Качаклар" спектаклен күрсәтә.
Татарстанда 84, Башкортстанда 90 яңа очрак теркәлде
Татарстанда узган тәүлектә коронавируслы авырулар саны 84 кешегә арткан. Яңа очракларның 10сы Апаста. 13 майда Апас районында 20 кешедә COVID-19 раслануы билгеле булган иде. Бу саннарны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Республикада эпидемия башыннан 2064 кешедә COVID-19 ачыкланган. Татарстанда коронавирустан барлыгы җиде кеше үлгәне хәбәр ителгән иде, яңа үлемнәр турында әйтелми.
Башкортстанда узган тәүлектә тагын 90 кешедә COVID-19 рәсмән теркәлгән. Барлыгы 1874 очрак, 16 кеше коронавирустан үлгән, соңгы тәүлектә үлемнәр булуы хәбәр ителми.
Соңгы тәүлектә Русиядә коронавируслы авырулар саны 10 598 кешегә арткан, тагын 113 кеше үлгән. 15 майга Русиядә 262 843 кешедә COVID-19 расланган, 2418 кеше үлгән.
Ростуризм төбәк җитәкчеләреннән ярдәм сорый
Ростуризм оешмасы Русия төбәкләре башлыкларыннан эчке туризмга ярдәм күрсәтүләрен сорый. Коронавирус пандемиясе аркасында бу тармак 1,5 триллион сум күләмендә югалтулар кичергән, акча әйләнеше 95-100 процентка кимегән. Хәлләр яхшырмаса, 2,5 млн кеше эшсез калырга мөмкин. Бу турыда Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова губернаторларга язган хатында белдергән.
Мөрәҗәгатендә Догузова туризм өлкәсенең Русия хөкүмәте тарафыннан коронавирус эпидемиясе вакытында иң зур зыян күргән тармак дип танылганын әйтә. Бизнес инфраструктурасын һәм хезмәткәрләрне саклап калу өчен төбәк дәрәҗәсендә өстәмә ярдәм чаралары кирәк дип саный ул. Бу турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтү дә, салым һәм башка түләүләр ягыннан ташламалар да булырга мөмкин.
Татарстанның туризм дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов китергән саннарга караганда, республиканың туризм тармагы Русия бюджетына елына 7,8 млрд сум салым түли, ә Татарстан казнасына салымнарның 1,8 млрд кына кала.
15 май иртәсендә төп коронавирус хәбәрләре:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 443 меңнән арткан. 302 мең кеше үлгән, 1 миллион 588 мең кеше савыккан.
- Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 417 мең), Русия (252 мең), Британия (234 мең), Испания (229 мең), Италия (223 мең).
- Русиянең 12 төбәге Путинның "ял көннәре" тәмамлануы турында игъланнан соң да карантин чараларын җиңеләйтмәде. Чикләүләр тулысынча диярлек сакланган төбәкләр арасында Мәскәү, Мәскәү өлкәсен, Петербур, күпчелек Кавказ республикалары.
- Курил утрауларында коронавирусны йоктыруның беренче очрагы теркәлгән. Моның хакта Сахалин утравы хакимияте белдерә. Шикотан һшм Кунашир утраулары керү һәм чыгу өчен ябылган.
- Азия үсеш банкы коронавирус пандемиясе дөнья икътисадына китергән югалтулар быел $5,8 трлн-нан башлап $8,8 трлн-на җитә ала. Бу банкның элекке фаразыннан ике тапкыр күбрәк.
- Сәясәтче Алексей Навальныйның "Русиянең 5 адымы" инициативасы дәүләт порталында кирәкле 100 мең имза җыя алган. Кирәкле имзалар бер тәүлектән дә тизрәк җыелган. Хәзер ул белгечләр тарафыннан федераль дәрәҗәдә каралырга тиеш булачак. "Русиянең 5 адымы" инициативасында Навальный кризис шартларында барлык русиялеләргә резерв фондтан акча түләнергә тиеш дип белдерә.
Түбән Новгородның тагын беп татар авылында COVID-19 табылган
Түбән Новгород өлкәсенең Мөтеравыл (Андреевка) татар авылында яшәүче бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте. Авылда 300дән артык кеше яши.
Шулай итеп Түбән Новгород өлкәсендә коронавируслы авырулар булган татар авыллары саны 20гә җитте.
Сергач районында коронавирустан ике кеше үлгән, берсе Шубиле татар авылыннан. Ике атна элек Кызыл Октябрь районында урнашкан Куй Суы авылында да коронавируслы бер хатын-кыз үлгән иде. Уразавылда урнашкан хастаханәдә эшләгән ике табиб коронавирус йоктырган.
Өлкәдә изоляция тәртибе гамәлдә кала, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Башкортстанда “Авента-М” үпкә җилләтү җиһазларын файдалану туктатылган
“24 апрельдә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 300 данә “Авента-М” аппараты сатып алу хакында аукцион уздырылган иде. Ләкин Мәскәүдә һәм Петербурда янгыннар сәбәпле, кичә Росздравнадзор карары белән бу җиһазларны файдалану туктатылды”, дип сөйләде Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин министрлыкның 14 майда узган брифингында.
Министр сүзләренчә, хәзер бу җиһазларны куллануның ни дәрәҗәдә куркынычсыз булуы тикшерелә. Шул ук вакытта Забелин республика җитәкчелегенең “Авента-М” ширкәте белән килешүне өзүгә нигез күрмәгәнен белдерде.
Мәскәү һәм Петербур хастаханәләрендә үкәне ясалма җилләтү аппаратларыннан янгын чыгып, 6 кеше үлгәч, Татарстанда да “Авента-М” үпкә җилләтү җиһазлары белән эшләүдән туктадылар. Сүз 2020 елның 1 апреленнән соң чыгарылган җиһазлар турында бара.
Максим Забелин: Башкортстанда COVID-19лы авырулар белән эшләгән табиблар 25-80 мең сум алачак
Бүген Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар һәм башка төр медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр турында әйтте. Аның сүзләренчә, өстәмә түләүләр яңа вирус йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга һәм аерым шартларда эшләүчеләргә каралган. Алар ике төр өстәмә түләү алачак – федераль үзәктән һәм төбәкнең үзеннән. Түләүләрнең төп өлеше 12-13 майда бирелгән, бүген калган өлеше күчереләчәк диде Забелин.
Ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре:
- табиб – 50 мең сум;
- урта медицина персоналы – 25 мең;
- кече персонал – 25 мең;
- ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе – 25 мең.
Стационар хезмәткәрләре:
- табиб – 80 мең;
- урта медицина персоналы – 50 мең;
- кече медицина персоналы – 25 мең.
Башкортстан башлыгының 25 мартта имзаланган №УГ-122 фәрманына ярашлы, коронавируслы авырулар белән эшләгән табибларга республика исеменнән түләүләр булачак:
- табиб – 25 мең;
- урта медицина персоналы – 15 мең.
Коронавирус белән зарарлану куркынычы астында эшләгән кешеләр төркеменнән:
- табиб – 5 мең;
- урта медицина персоналы – 2,5 мең.
Забелин сүзләренчә, бу максатлардан төбәк бюджетыннан 100 миллионнан артык, федераль бюджеттан – 400 млн сумнан артык акча каралган. Республикада түләүләр хакында сорауларга җавап бирү өчен аерым кайнар линия булдырылган: +7 (347) 218-00-83