Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

13:38 14.5.2020

Хафиз Миргалимов коронавирус белән авырмавын, үзенә диагнозның махсус тагылуын белдерде

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов үзенә коронавирус тагарга тырышулары хакында белдерде. Бу хакта ул бүген Дәүләт шурасында онлайн матбугат очрашуында әйтте. Миргалимов хастаханәдән алган белешмә кәгазьләрен күрсәтте. Ул өч тестның да тискәре нәтиҗә күрсәтүен әйтте. Шул ук вакытта Роспотребнадзор Дәүләт шурасы утырышына килеп алган анализ нигезендә аңа “коронавирусның уртача авыр формасы” дигән диагноз куйган булган. Миргалимов үзенең авырмавын, симптомнар күзәтелмәвен, ә канында антитәнчекләр булмавын әйтте. Ул үзендә коронавирус булмады дип саный.

23 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында Хафиз Миргалимовның коронавирус йоктыруы турында әйткән иде.

12:01 14.5.2020

14 майда онлайн тамашалар

Азатлык пандемия чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры Пауло Коэльоның "Алхимик" спектаклен (16:00) күрсәтә. Театр шулай үк "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Патша кияве солдат" татар халык әкиятен театр артисты Фернат Насибуллин укый.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры "Кодача" музыкаль спектакльлен (17:00) күрсәтә.

Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле турында "Туган ягымның милли моңнары" дип аталган, 1985 елда төшерелгән документаль фильм (18:00) карап була.

"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Илвина (19:00) җырлый.

Мәскәүдәге "Татар штабы" Instagram-да "Үрдәк-ТВ", "Бизнес-Урда" проектларын булдырган сәяхәтче, продюсер һәм блогер Айнур Әхмәтов белән туры эфир сөйләшүе (20:00) уздыра.

Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры "Кояш төшмәгән җирдә" спектаклен тәкъдим итә.

11:56 14.5.2020

Петербурда коронавирустан Олег Морозовның ярдәмчесе Шамил Ильясов үлгән

Татарстаннан сенатор Олег Морозовның ярдәмчесе Шамил Ильясов үлгән. Аңа 63 яшь булган.

Морозов Facebook-тагы битендә ярдәмчесенең үлеме турында хәбәр итеп, коронавирусның никадәр куркыныч булуы турында кисәткән. “Ышанмаучыларның барысына. Шәхсән сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга кагылмаган булса, сезнең өчен мин шат. Ә менә миндә беренче югалту. Питерда коронавирустан минем дустым һәм ярдәмчем Шамил Ильясов үлде” дип язган сенатор.

Шамил Ильясов “Халыкара менеджмент академиясе” идарә өлкәсендәге экспертлар берлегенең академигы, шулай ук “Черноморский курорт плаза” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш мөдире булган.

11:22 14.5.2020

Коронавирус йоктыруның Башкортстанда 88, Татарстанда 61 яңа очрагы рәсмән теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 диагнозы тагын 61 кешегә куелган. Бу саннарны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Татарстанда коронавирус барлыгы 1980 кешедә расланган. Узган тәүлектә үлем очраклары булуы хәбәр ителми. Эпидемия башыннан республикада барлыгы җиде кеше үлеме белдерелгән иде.

Башкортстанда 1784 кешедә коронавирус расланган, бу сан узган тәүлектә 88 кешегә арткан. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы рәсмән 16 кешенең гомерен өзде.

Русиядә узган тәүлектә тагын 9974 кешедә коронавирус расланган, 93 кеше үлгән. Яңа вирус йоктыру очраклары барлыгы 252 245 кешедә теркәлгән, 2305 кеше үлгән.

08:34 14.5.2020

14 май иртәсенә иң мөһим хәбәрләр:

  • Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 4 миллион 347 меңнән арткан. 297 мең кеше үлгән, 1,5 миллион кеше сәламәтләнгән.
  • Вирусны иң күп йоктыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 390 мең), Русия (242 мең), Британия (230 мең), Испания (228 мең), Италия (222 мең).
  • Татарстанда Мәскәү һәм Петербур хастаханәләрендә чыккан янгыннардан соң "АВЕНТА-М" үпкә җилләтү җиһазлары эшен туктаттылар. Сүз 2020 елның 1 апреленнән соң чыгарылган җиһазлар турында бара. Моның хакта Русиянең сәламәтлек күзәтүе оешмасының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте белдерде.
  • Италиядә коронавирус йоктырган кешеләрнең яртысыннан күбрәге савыккан. Пандемия башланганнан бирле илдә 222 мең кеше авырган, хәзер инде 112 мең кеше сәламәт дип санала.
  • Август аенда АКШта инфекция корбаннары 147 меңгә җитәргә мөмкин. Мондый исәпләүне Вашингтон штаты университеты ясаган.
  • Коронавирустан җиңел авырудан авыр стадиягә күчеш тәүлектән дә тизрәк узарга мөмкин. Моның хакта ЦКБ йогышлы авырулар үзәге башлыгы Георгий Сапронов белдерде. "Иртүк кеше үзен әле уртача хәл итсә, кичен ул реанимация ятагында була ала. Мондыйга табибларның күпчелеге дә әзер түгел", диде ул.
19:29 13.5.2020

Галимова Апаста COVID-19 авырулары саны кисәк артуга аңлатма бирде

Лилия Галимова
Лилия Галимова

Апас районында авырулар саны күбәюе коронавирус кискен таралып китүне күрсәтми, дип аңлата Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, яңа вирус ике гаиләдә ачыкланган, калган очраклар бер-берсе белән берничек тә бәйләнмәгән.

Узган тәүлектә Татарстанның Апас районында COVID-19 йоктыруның 20 яңа очрагы турында хәбәр ителде. Татарстанда тәүлегенә 87 очрак, шуларның дүрттән бере диярлек Апаска туры килә. Хәзер, рәсми саннарга караганда, Апас районында 30 кешедә коронавирус табылган.

19:24 13.5.2020

Русия мәктәпләрендә БДИ күчерелә, төп дәүләт имтиханы булмаячак

Русия мәгърифәт министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханнарын соңгарак күчерү турында хәбәр итте. Имтиханнарның кайчан буласы әлегә әйтелми. Коронавирус пандемиясе сәбәпле БДИ тапшыру май ахырыннан 8 июньгә күчерелгән иде.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы булмый. Аларның аттестатына бу фәннәрдән имтихан билгеләре урынына еллык билгеләре куелачак.

БДИ тапшыру таләбе унберенче сыйныфны тәмамлаучыларның барысына да куелмаячак. Югары уку йортына керергә ниятләмәгән балалар БДИдан азат ителә ала.

12:54 13.5.2020

13 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Башкорт дәүләт филармониясе Лилия Ишемьярованың "Кышкы могҗиза" дип аталган концертын (17:00) күрсәтә.

Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры "Хикмәтле доклад" (18:30) спектаклен тәкъдим итә.

Бүген Мәскәүнең "Татар штабы" Instagram-да Мөслим районы Митрәй авылында яшәүче Рүзәл Минһаҗев белән туры эфирда авыл яшьләре, татарча КВН, кече бизнес, "Игелеккә бер адым" хәрәкәте турында сөйләшү (20:00) уздыра.

Әлмәт шәһәре татар драма театры "Кыю кызлар" спектаклен тәкъдим итә.

Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте онлайн-концертлар сериясен дәвам итә. Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар туры эфирда чыгыш (20:00) ясаячак. Онлайн-трансляция Казан кооператив институты залыннан алып барылачак.

дәвам

XS
SM
MD
LG