Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада 25 яшенә кадәр бала тапкан хатын-кызларга акча түләргә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Леонов әйтүенчә, канун өлгесе нәкъ менә яшь гаиләләрдә балалар тууын арттыруга юнәлдерелгән. Русиядәге хатын-кызларның 40 проценты диярлек мадди як һәм торак шартлары канәгатьләндерерлек булмаганга бала табудан баш тарта, ди депутатлар.

Русиядә 25 яшьтән яшьрәк хатын-кызларга һәр туган баласы өчен 200әр мең сумлык бер тапкыр түләнә торган пособие бирергә телиләр. ЛДПР депутатлары фракция лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә шундый канун өлгесен Русия думасына кертмәкче, дип яза ТАСС.

"Канун өлгесендә мадди хәлләре нинди булуга карамастан нәкъ менә 25 яшькә кадәрге яшь әниләргә бер тапкыр бирелә торган пособие түләү тәкъдим ителә. Аның күләмен 200 мең сум итеп кую тәкъдиме бар", диелгән аңлатма язуында. Мондый түләүне яшь аналар 25 яшьләре тулганчы һәр баласына алып бара алачак диелә.

Канун өлгесе авторлары фикеренчә, соңгы ун елда Русиядә туучылар санының кимүе демографик фаҗигагә китерергә мөмкин. Беренче баласын тапкан аналарның уртача яше 30га якынлаша. "Русиядә репродуктив яшьтәге хатын-кызлар саны елдан-ел кими. Русиядәге хатын-кызларның 40 проценты диярлек мадди як һәм торак шартлары канәгатьләндерерлек булмаганга бала табудан баш тарта", дип искәртә депутатлар.

ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Леонов әйтүенчә, канун өлгесе нәкъ менә яшь гаиләләрдә балалар тууын арттыруга юнәлдерелгән. "Без барыбыз да аңлыйбыз, гадәттә бу яки студентлар гаиләсе була, яки мөстәкыйль тормышларын яңа гына башлаучылар. Һәм 200 мең сум беренче вакытта баланы да, бала имезүче ананы да бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен ярдәм булырга мөмкин", дигән ул.

  • Русиядә түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Хакимиятләр бала табуны арттыру, яшьләрне өйләнештерү мәсьәләләре турында соңгы вакытта еш сөйләшә, төрле тәкъдимнәр дә ясый.
  • Мәсәлән күптән түгел Татарстанда балалары туган студентларга торак бирү тәкъдиме яңгырады. Моны тәкъдмим иткән Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец бу чара яшьләр арасында бала табучыларны арттырырга булышачак диде.
  • Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.
  • Яшьләргә "гаилә кыйммәтләрен" мәктәп бусагасыннан ук сеңдермәкчеләр. Быел март башында Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында "яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" өчен гаилә белеме дәресләре кертеләчәк, дип хәбәр ителгән иде. Казан ЗАГСларында укучыларга бу дәресләрне үткәрә дә башлаганнар. 146нчы мәктәптәге өлкән сыйныф укучылары 50 ел элек өйләнешкән Сафроновлар гаиләсенең тагын бер тапкыр язылышуы тантанасын караган.
  • Татарстан бала хокуклары вәкиле хатын-кызларны бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә дә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим итте.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG