Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга БДБ илләреннән килүче мигрантлар саны ел башыннан 20%ка кимегән


Мигрантлар. Архив фотосы
Мигрантлар. Архив фотосы

Шул ук вакытта республикага Русия төбәкләреннән килүчеләр саны арта.

2024 елның гыйнвар-март аенда Татарстанда миграция 4,1% кимегән. Бу Русия төбәкләре арасында күчеп йөрүләр белән исәпләнгән саннар. Элекке совет республикаларыннан килүчеләр — 20% кимегән. Бу хакта Татарстанстатның хисабында әйтелә.

Елның беренче өч аенда Татарстанга БДБ илләреннән 2 015 кеше килгән. Бу узган елның шушы чорыннан 20% кимрәк, ул вакытта республикага 2 536 кеше килгән булган. Шул ук вакытта Татарстанда БДБ илләреннән калучылар саны 40% азайган — 1 321дән 778 кешегә кадәр.

Ерак чит илләрдән килүчеләр дә кимүе күзәтелә. Быелның өч аенда 181 кеше килсә, узган ел аларның саны 250 булган.

Шул ук вакытта Русия төбәкләреннән Татарстанга күчүчеләр саны 6,3% арткан. Өч айда республикага 5 180 кеше килгән.

Гомуми миграция нәтиҗәләренә күрә, гыйнвар-март айларында Татарстанга 17 179 кеше килгән һәм шуларның 1 623е генә республикада калган.

Моңа кадәр рәсмиләр Татарстанда халык саны бер ел эчендә 1,4 меңгә артуы һәм 4 миллион 3 мең кешегә җитүен хәбәр итте.

  • Ел башыннан Татарстанда табигый кимү 61% арткан, дип хәбәр ителгән иде.
  • Моңа кадәр бәйсез демограф Алексей Ракша Татарстанда халык саны миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.
  • Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.
  • 2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.
  • Быелның февралендә Русия президенты Владимир Путин Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан чагында Татарстанда "туучылар санының кимүе күзәтелә" дип искәртте. Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде. Рәсмиләр Татарстанда бу елның өч аенда хатын-кызларның 60 процентын аборт ясатмаска күндерүләрен хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG