Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елда Башкортстанда яшәүчеләрнең саны 18 мең кешегә кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республикада барлыгы дүрт миллионнан артык кеше яши.

Росстат белешмәләренә күрә, 2025 елның 1 гыйнварына Башкортстанда 4,046 млн кеше яши. 2024 елның 1 гыйнварыннан республика халкы 18,3 мең кешегә кимегән. Былтыр ел башында 4,064 млн кеше яшәгән булган.

Башкортстанда яшәүче 2,543 млн кеше (62,85 процент) — шәһәрдә, 1,503 млн кеше (37,15 процент) авылда яши.

Шул ук вакытта 2024 елның гыйнварыннан октябрендә кадәр Башкортстанда эшкә сәләтле яшьтәге 10,8 мең ир-ат үлгән, дип хәбәр ителгән иде. 2023 елның шул ук чорында шундый 8,8 мең ир үлгән булган. Бу Башстат белешмәләреннән күренә. Эшкә сәләтле яшьтәге дип 16-61 яшьтәге ирләр санала.

Бәйсез журналистлар исәпләп чыгарганча, Украинадагы сугышта иң күп үлүче ирләр — Башкортстаннан.

Декабрь ахырына булган белешмәләргә күрә, республикадан сугышка киткән ирләрнең 38 проценты – фронтка ихтыяри булып киткән. Алар гади сивилләр булган һәм саклану министрлыгы белән контрактны сугыш башлангач кына төзегән, дип искәртелә. Бу күрсәткеч Русиядәге урта күрсәткечләрдән (22 процент) ике тапкырга диярлек артыграк. Башкортстаннан үлүчеләрнең тагын 18 проценты сугышка колониядән киткән, 14 проценты исә мобилизацияләнгән булган.

Журналистлар белешмәләренчә, аларның бары тик 19 проценты гына зур шәһәрләрдә яшәгән. Күпчелеге сугышка авыллардан киткән. Әйтик, Беренче Эткол авылыннан (Баймак районы) сугышка 27 кешене озатканнар. Иң яше – 23, иң өлкәне – 60 яшьтә булган.

  • Русия Украинага бәреп кергән көннән бирле Башкортстан хакимияте бу һөҗүмне хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.
  • Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.
  • Миңлегали Шәйморатов батальоны — Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Башкортстанда иң беренче булып төзелгән батальон иде. Кайбер белгечләр батальонны төзүне Радий Хәбиров тәкъдим иткән диде.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Хәзер Башкортстанда сугышка җибәрергә ирләрне танышлары аша да җыялар. Танышын китергән кешегә 50 мең сум акча түлиләр. Быел сентябрьнең ун көне эчендә генә дә танышлары 200 кешене контракт төзергә алып килгән.
  • Сентябрь ахырында Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республиканың акча түләячәге хәбәр ителгән иде.
  • Хакимиятләр Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 4416 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG