Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта сәяси тоткыннарның кайда булуы турындагы мәгълүматны бирүләрен таләп иткән петиция чыкты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта  җиде сәяси тоткын, шул исәптән Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Чанышева турында бернинди мәгълүмат та юк.

Интернетта сәяси тоткыннарының кайда булуы турындагы мәгълүматны ачуны таләп иткән петиция чыкты.

Хәзерге вакытта җиде сәяси тоткын турында бернинди мәгълүмат та юк: бу - оппозиционер сәясәтче Ильи Яшин, Уфадагы һәм Томскидагы Навальный штабларының элекке җитәкчеләре - Лилия Чанышева белән Ксения Фадеева, рәссам Саша Скочиленко, хокук яклаучы Олег Орлов, рәссам Даниил Кринари һәм "дәүләткә хыянәт" өчен 19 елга хөкем ителгән Кевин Лик.

Петиция авторы җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) мөдире Аркадий Гостевка мөрәҗәгать итеп, бу сәяси тоткыннарның кайда булуы турындагы мәгълүматны ачуын таләп итә. Аларның колонияләрдән юкка чыгуларын колония җитәкчеләре "билгесез тарафка китте", дип бер үк төрле җавап белән җаваплый, диелә.

"Безнең чынбарлыкта тоткыннарны башка урынга күчерү - алар өчен иң авыр чор. Бу вакытта еш кына тоткыннарның хокуклары бозыла һәм күп очракта якыннары да, адвокатлар да берни белми, һәм билгеле вазгыятькә йогынты ясый алмый", диелә мөрәҗәгатьтә.

Әлегә петицияне 846 кеше имзалаган.

Кичә Чанышеваның адвокаты Рамил Гыйззәтуллин аны утырган колониясеннән алып китүләренең сәбәпләре төрле булырга мөмкин дигән иде.

"Бу аны ярлыкаулары белән бәйле булырга да бик мөмкин, чөнки иренә Лилияне Пермь шәһәренә алып китүләрен әйткәннәр. Җәзасын көчәйтү турында да сүз барырга мөмкин, шулай булу ихтималы аз, әмма моны да булмас димибез. Һәм соңгысы, "Генерал ФСИН" Telegram-каналында да шулай дип күпертәләр - сәяси тоткыннар алмашы булырга мөмкин", диде ул.

26 июль көнне Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны Пермь өлкәсендәге Березняки авылында урнашкан 28нче колониядән билгесез урынга алып киткәннәр иде.

Быел май аенда исә аның Русия президенты Владимир Путинга ярлыкау сорап үтенеч язуы билгеле булды.

Үзенең үтенечендә ул 2021 ел башыннан бирле бернинди сәяси активлык күрсәтмәвен, шулай ук 400 мең сум штрафны тулысынча түләвен искәртә, диелде.

  • Лилия Чанышева 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.
  • Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1нче маддәсе, 3нче өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280нче маддәсе, 1нче өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239нчы маддә, 3нче өлеше) гаепле дип таптылар.
  • Баш прокуратура Лилия Чанышевага карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады. Былтыр ноябрьдә Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады. Ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кассация гаризасы тапшырды.
  • 4 мартта Самардагы алтынчы кассация мәкхәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, Навальныйның Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева һәм активист Рөстәм Мөлеков эшен кире карау өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә җибәрү турында карар кабул итте.
  • 9 апрельдә Уфада Башкортстан Югары мәхкәмәсе аның җәза мөддәтен озайтып, 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG