Ел ярым эчендә Русия мәхкәмәләре "ят агент"ларга эшчәнлекләренә булган таләпләрне үтәмәгәннәре өчен 25,8 миллион сумлык штрафлар салган. Бу хакта Мәхкәмә департаменты белешмәләренә таянып ТАСС җиткерә.
Мәхкәмәләрнең белешмәләренә күрә, 2023 елның башыннан 2024 елның уртасына кадәр 620 штраф салганнар, шуларның 471е - физик затларга. 67 очракта оешмаларның вазифаи затларына штраф бирелгән, биш мәртәбә чит ил ватандашларына штраф сукканнар.
Статистикадан күренгәнчә, штрафлар салу очраклары арта бара. 2023 елда мәхкәмәләр "ят агент" эшчәнлеге тәртибен бозган өчен 368 штраф карары чыгарган һәм бу 15,2 миллион сумлык булган.
2024 елда исә беренче ярты еллыкта гына да 10,6 миллион сумлык 252 штраф бирелгән.
"Ят агент"лар бу штрафларның алтыдан бер өлешен – дүрт миллионлап кына сумын түләгән.
2022 елның декабреннән бирле гамәлдә булган "ят агентлар"ның бердәм реестрында хәзерге вакытта 906 кешенең һәм оешманың исеме бар, дип искәртә Сибирь.Реалии. Әлеге исемлеккә яңа исемнәрне һәр атна саен диярлек өстәп торалар.
- Күптән түгел "Медиазона" басмасы 200ләп "ят агент"ка җинаять эше ачу өчен җитәрлек санда штраф сукканнар, дип җиткергән иде.
- Элегрәк 2023 елның җәеннән ике тапкыр штраф алган "ят агентлар" саны кисәк артуы хәбәр ителде. "Ят агент" тамгасының булмавы - административ эшләр ачу өчен иң еш кулланылган сәбәп булып торган.
- Былтыр июнь аенда Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәфис Кашаповка "ят агент" тамгасы кую кагыйдәләрен үтәмәү турында җинаять эше ачылган иде. Аңарчы аңа "ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаепләп ике тапкыр штраф салдылар. Аны "ят агент" дип 2023 елның гыйнварында тамгаладылар.
- Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
- 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум