Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Уфадагы Көрәш сарае төзелешендә балигъ булмаганнарны 12шәр сәгать эшләтәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Канунга ярашлы 16 яше тулмаганнарга көненә биш сәгать кенә эшләргә ярый.

Mash Batash Telegram-каналы журналистлары Уфадагы Нуреев урамында бара торган Көрәш сарае төзелешендә булып кайткан һәм анда каска кигән балаларның күп булуына хәйран калган.

Канал чыгарган видеода ике малай үзләренә 14-15 яшь булуын әйтә, төзелештә 12-14 сәгать эшлибез, ди. Шушы хезмәтләре өчен балаларга ике мең сумлап кына акча бирәләр.

"Болай эш вакыты иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр, андый очракта 2250 сум түлиләр. Тик без гел озаграк калабыз. Бүген өч меңләп сум алачакбыз, ә гадәттә 2700 сум эшлибез. Гадәттә иртәнге сигездән кичке сигезгә чаклы", дип аңлата балаларның берсе.

Русия Хезмәт кодексының 92нче маддәсенә ярашлы, 16 яше тулмаган балалар атнасына 24 сәгать кенә эшли ала. Көненә алар биш сәгатьтән дә артыграк эшләмәскә тиеш.

Видеодан аңлашылганча, балалар төзелештә әйбер ташып тора, җыештыра, себерә.

Уфадагы Көрәш сараен 31 августта ачарга тиешләр.

Башкортстандагы оешмаларга эшчеләр җитми. Республиканың Дәүләт җыены депутаты Салават Харасов югары уку йортлары "беркемгә кирәкми торган" белгечләр әзерли, ә оешмаларга эшче куллар кирәк, дип белдерде. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов та хезмәт базарында югары белемле белгечләр күбрәк, ә республикага эшчеләр кирәк ди.

Икътисади фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов әйтүенчә, эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – Башкортстан ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, башкортстаннарның чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять. Аның әйтүенчә эшләрдәй кешеләр санының кимүе һәм "моңарчы күрелмәгәнчә эшсезлекнең кимүе" – хезмәт базарындагы киеренкелек турында сөйли.

  • Татарстанда да эшчеләр җитми һәм бу мәсьәләне балалар хезмәтен дә кулланып хәл итмәкче булалар. Республика хакимиятләре саклану комплексы оешмаларында эшкә яшьләрне һәм 14 яшьтән башлап үсмерләрне җәлеп итәргә ниятли.

    Яшьләрнең мәшгульлегенә ярдәм итү турындагы яңа төбәк програмы өлгесеннән күренгәнчә, 14-18 яшьлек үсмерләргә эшкә урнашуны җиңеләйтәчәкләр һәм укудан тыш буш вакытларында заводларда эшләргә рөхсәт итәчәкләр.

  • 2023 елның көзендә Татарстан парламенты зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә үсмерләр хезмәтен кулланырга тәкъдим итте. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр. "Хәзерге заман икътисади чынбарлыгында бу өлкәләрдә югары квалификацияле эшчеләрне әзерләү бик кирәк", дип искәртте депутатлар.
  • Мартта исә Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты белгечләре моңа каршы чыкты. "Бердәм Русия" депутаты һәм Татарстан һөнәри берләшмәләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева фикеренчә, үсмерләрне куркыныч эшләрдә эшләтү эшчеләр җитмәве мәсьәләсен "берничек тә хәл итмәячәк".
  • Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу хакта "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы тикшеренүендә әйтелә.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя, диелә тикшеренүдә. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр дип ышандыра журналистлар.
  • Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.
  • "Idel.Реалии" исә "Алабуга Политех"та укыган студентларның аналарын тапты, алар белән сөйләште. "Яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли ", дип сөйләгән иде басма әңгәмәдәшләреннән берсе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG