Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен "акыллы камералар" терактларны кисәтә алмый?


"Крокус Сити Холл"да терактан соң җимерекләрне аралау
"Крокус Сити Холл"да терактан соң җимерекләрне аралау

Русиядә бер миллионнан артык видеокамера урнаштырылган. Аларның кимендә 30% йөзләрне тану системына тоташтырылган. Алар ярдәмендә митингларга чыгучылар тоткарлана, әмма бу камералар терактларны кисәтә алмый.

"Крокус Сити Холл"дагы теракт Русиядә соңгы 20 елда иң зурысы булды. Видеокамералар күрсәтүенчә, 22 март 20:00 сәгать тирәсендә "Крокус" янына һөҗүмчеләр Renault Simbol машинасында килә һәм керү белән "Сайга" карабиннарыннан ут ача.

Бөтен Мәскәү төбәге буйлап куелган "акыллы" камералар ни өчен бу фаҗигане кисәтә алмады?

Башкортстаннан хокук яклаучы Федер Телин фаразлавынча, һөҗүм итүчеләр метрода сирәк йөргән һәм Русия махсус хезмәтләр күзәтүенә эләкмәгән.

"Махсус хезмәтләр чын террорчыларны ачыклау түгел, уйдырма экстремизмга каршы көрәш алып бару юлын сайлады", дигән ул "Idel.Реалии"га.

Мәскәүдә зур һөҗүм әзерләнүе турында Көнбатышның кайбер илләре, шул исәптән АКШ илчелеге үз ватандашларын 7-8 мартта кисәтте. Русия тышкы эшләр министрлыгында Русия көнбатыш махсус хезмәтләреннән бернинди дә кисәтүләр алмадык дип белдерде. Владимир Путин ФСБ коллегиясендә "бу хәбәрләр ачыктан-ачык шантажга охшаган" диде.

Телин сүзләренчә, Русия куәт оешмалары вәкилләре кешеләрне ниндидер чаралар булган көнне яки алдан нәкъ менә метрополитенда тоткарлый.

— Җыеннар иреге хокукларын яклау тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, куәт оешмалары хезмәткәрләре кешеләрне чаралар булган көнне яки алдан нәкъ менә метрополитенда тоткарлый. Метро станцияләрендә турникетларга камералар куелган, алар махсус исемлектә булган кешеләр узган чакта шунда ук полициягә мәгълүмат җибәрә. Ягъни, полиция бу кешене тоткарларга кирәк икәнен инде белә, — ди ул.

Йөзләрне танучы технология "Имин шәһәр" федераль програмының бер өлеше булып тора.

— Моңа йөзләрне тану гына түгел, шәһәрдә видеокамералар, эчке һәм чит ил паспортлары фотолары базасы һәм башкалар керә. Моннан тыш, подъезд яки метрода урнашкан видеокамералар киләчәктә кешеләрнең кайдалыгын билгеләргә ярдәм итә. Ягъни, аларны эзләү җайлаша, — ди Телин.

Федор Телин сүзләренчә, конкрет кешене видеокамералардан таныр өчен системга аның бер яки берничә фотосын кертү дә җитә.

— Система әлеге сурәтләрне камерада язылган билгесез зат белән чагыштыра һәм нульдән алып 100%кадә кәдәр охшашлык белән кешене табып бирә.

Мәскәүдә йөзләрне танучы видекүзәтү системы эшли. Былтыр мэр Сергей Собянин видеокүзәтүләр ярдәмендә "метрода һәм шәһәрдә федераль эзләүдә булган 7713 кеше тоткарланды" дип белдерде.

Хәзерге вакытта Русиядә "Имин шәһәр" һәм башка проектлар кысаларында 1,2 млн күзәтү камерасы эшли. Аларның 30% ясалма интеллект системнарына тоташтырылган. Камералар санын 3,8 млн итмәкчеләр. Русия дигитал үсеш министры урынбасары Дмитрий Угнивенко сүзләренчә, ачыкланган җинаятьләрнең 62,4% күзәтү системнарындагы белешмәләрне кулланып тикшергәннәр. Киләчәктә ясалма интеллект ярдәме белән җинаятьләрне ачуны 30% арттырмакчылар.

Мәскәүдә митинглар яки тыныч протест чаралары алдыннан активистларны тоткарлаулар турында күп язылды. Аларны метро станцияләрендә һәм янында йөзләрне танучы камералар ярдәмендә тоттылар.

Мәсәлән, тоткарланучылар арасында фән турында язучы журналист Ася Казанцева да бар иде. "Менә тагын тоткарладылар. Бу юлы Пионерская метросында, камералар буенча. Башта призывник буларак тоткарладык диделәр, ләкин соңрак референдумнар өчен дип ачыклык керттеләр", дип язды Казанцева.

Журналист Кирилл Мартынов "Idel.Реалии"га биргән интервьюда Кремльнең Русия төбәкләре белән дә идарә итү ысулының берсе — дигитальләштерү дигән иде.

— Шул исәптән губернаторларны да контрольдә тоту ысуллары бу. Төбәкләр белән идарә итү үзәге (ЦУР) бар, ул губернатор идарәсе белән параллель рәвештә төбәктәге хәлләрне күзәтә, үзәккә хисап яза. Әгәр ике системда аерымалыклар булса, губернаторга кисәтү ясыйлар. Кешеләрне дә, Мәскәү тарафыннан куелган җитәкчеләрне дә дә шулай күзәтәләр, диде Мартынов.

2023 елның ноябрендә Русия дигитал үсеш министрлыгы бөтен ил буенча урнаштырылган видеокамералардан алынган видеоларны эшкәртү һәм саклау өчен бердәм систем булдырырга тәкъдим итте. Видеолар йөзләрне тану системы белән эшкәртеләчәк, бу кешеләрне табарга һәм хокук бозулары өчен штрафлар салырга ярдәм итәчәк.

Йөзләрне танучы систем Татарстанда да эшли. Моның өчен Татарстан Мәскәү кушуы белән Кытай тәҗрибәсен өйрәнде, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп итте. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашты.

Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата. Синҗанда уйгырларны автомат рәвештә ачыклый торган ясалма интеллектлы камераларны нәкъ менә Hikvision ясаган.

Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. Күп урында тимер эзли торган капкалар урнаштырылганы турында элегрәк Азатлыкка Ренат Насыйров та сөйләгән иде.

Татарстанда "Имин шәһәр" комплексы кысаларында барлыгы 67 мең видеокамера эшли. 2016-2022 елларда моның өчен 2,3 млрд сум акча тотылган.

Шул ук вакытта әлеге камералар Казанның 175нче гимназиясендә атышны кисәтә алмады. Һөҗүмче Илназ Галәвиевның мылтык тотып урамнан барганы, мылтык сатып алуы төрле камераларга эләккән иде югыйсә. Ул вакытта тугыз кеше һәлак булды.

"Татарстанда мылтыкны таный алмауларына гаҗәпләнмим. Чөнки "Имин шәһәр"гә бүленгән бюджетның күп өлеше шәхесне ачыклауга түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны контроль итүгә китә. Ә хокук яклау өлешенә - тиеннәр", дигән иде ул вакытта Эчке эшләр министрлыгына караучы "Махсус техника һәм элемтә" оешмасы вәкиле, техник фәннәр кандидаты Геннадий Пучков.

"Имин шәһәр" системы ярдәмендә шулай ук ковид чорында тарастаннарның үзизоляция тәртибен үтәвен күзәттеләр.

Активист Дарья Кулакова "камералар иминлек тәэмин итми, ул видео тапшыру чарасы гына. Иминлекне сак хезмәте, хокук яклау оешмалары тәэмин итәргә тиеш", дигән иде. Аның сүзләренчә, бу камераларны башка максатларда кулланалар.

— "Акыллы" камералар террорчыларга каршы көрәш өчен уйлап чыгарылгандыр, ләкин башка максатларда кулланыла. Полиция камералар ярдәмендә митингларга чыгучыларны ачыклап кына калмый, аларның мәгълүматын башка оешмаларга да тапшыра. Ә ул оешмалар активистларны эзәрлекли башлый. 2021 елның гыйнварында Казанда Путинга каршы митинглардан соң "Красная Казань" дигән телеграм канал барлыкка килде, анда митингка чыгучыларның адреслары һәм янаулар язылды. Канал авторлары митингка чыгучыларны җәзалаячаклар диде, әмма полиция мондый янауларга игътибар итмәде. Камералар беренчел максатларда эшләсә, полиция чакырганны көтмичә, мәктәпкә мылтык тотып барган кешене күрү белән чыкса, начар булмас иде, — диде ул.

Шул ук вакытта кеше хокукларын яклаучы оешмалар йөзләрне танучы камераларны активистларны эзәрлекләү өчен куллануны тәнкыйтьли.

Мәсәлән, 2021 елда Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы протестларны яңа технологияләр ярдәмендә бастыручы илләрне тәнкыйтьләп чыкты. Аерым алганда, видеокамералар белән күзәтү һәм интернетны өзү кебек ысуллар телгә алынды.

Татарстанда Кытай күзәтү камераларын куюга бәйле БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсендә йөз танучы технологияләрне көйләүче кануннар кирәк дип белдергән иде.

Йөзләрне танучы камералар белән җәмәгать урыннарында кешеләрне "күзәтү"нең борчулы тенденциясе сизелә диләр идрәдә:

— Инвазив технологияләрнең шәхси тормышка, фикер ирегенә, җыеннар ирегенә куркыныч тудыруын исәпкә алып, дәүләтләр аларны кайбер таләпләр үтәлгәндә һәм гарантияләр тәэмин ителгәндә дә кулланырга тиеш.

Былтыр Европа парламенты ясалма интеллекны көйләү турында канун кабул итте. Канунга ярашлы, реаль вакыт тәртибендә йөзләрне тану системнары тыела. Хокук саклау оешмалары бу системны постфактум һәм мәхкәмә рөхсәте белән куллана алачак. Канунны Европа шурасы расларга тиеш. Ул быел май ахырында гамәлгә керер дип көтелә.

  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде.
  • 25 мартка булган мәгүлүматка күрә теракт корбаннарының саны 139 кешегә җитте. 137 кеше урында үлгән, ике кеше хастаханәдә вафат булды. 182 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелде.
  • Концертлар залында теракт башкаруда шикләнелеп дүрт кеше тоткарланды. Алар 22 майга кадәр сак астына алынды. Моннан тыш, җинаятьткә ярдәм итүдә гаепләнеп тагын дүрт кеше тоткарланды. Аларның өчесе башкаручыларга машина саткан, берсе - фатир биреп торган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG