Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия колонияләрендә утыручы хатын-кызлар Украинадагы сугышка җибәрүләрен сорый башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә сугышка хатын-кызларны да җәлеп итүләре турында хәбәрләр былтыр күренә башлады.

Русиядә тоткын хатын-кызлар мәхкәмә биргән җәзаны үтәү урынына үзләрен Украинадагы сугышка җибәрүне сорый башлаган. Бу хакта Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова әйтте, дип җиткерә SHOT Telegram-каналы.

Москалькова әйтүенчә, шундый берничә үтенеч килгән, әмма әлегә аларның берсенә дә моны рөхсәт итмәгәннәр.

"Бу хатын-кызлар "махсус хәрби операциягә" (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай дип йөртә) җинаять маддәләре һәм яшьләре аркасында китә алмады", дигән ул.

Русия колонияләреннән ир-ат тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акча һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.

  • Русиядә сугышка хатын-кызларны да җәлеп итүләре турында хәбәрләр былтыр күренә башлады.
  • Былтыр октябрьдә "Важные истории" Русия саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәтенең Украинадагы фронт сызыгына җибәрү өчен хатын-кызларны "Борз" батальлонына җыя башлавын җиткергән иде. Батальонда хатын-кызлардан ике отряд төземәкче булулары әйтелде: снайперлар һәм пилотсыз очучы җиһазлар операторы отрядлары.
  • Былтыр март аенда Север.Реалии сугышта контракт белән хезмәт итәргә булган кайбер хатын-кызларның язмышы турында тикшеренү чыгарган иде. Алар офицерларның медицина роталарындагы хатын-кызларны үзләре белән бергә яшәргә мәҗбүр итүен сөйли. Кайберләре өчен бу фронтта исән калу өчен бердәнбер мөмкинлек булган.
  • Август аенда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың хәрби комиссариаты белгечләре катнашында ашыгыч киңәшмә үткән иде. Анда республикада табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны Украинадагы сугышка җибәрү турында сөйләшүләре хәбәр ителде.
  • Шул ук вакытта Украинадагы сугышка фельдшер һәм пешекче булып киткәннәрне саперлар һәм штурмчылар булырга мәҗбүр итүләре билгеле булды. Елена исемле хатынның иптәш кызы сугышка пешекче булып киткән, ул фронттагы улы янәшәсендә булырга теләгән. Әмма сугышка киткәч бер атнадан соң ук аны машина йөртүче итеп куйганнар. "Ботка пешерергә киткән иде, УАЗга утырттылар. Машина йөртүче булачаксың, каядыр әйберләр илтәчәксең дигәннәр. Алгы сафкамы- төгәл белмим, аның белән элемтә инде юк", дип сөйләгән "Можем объяснить"ка Елена.
  • Быел Чиләбе өлкәсенең канун чыгару җыены депутаты Лена Колесникова ихтыяри булып Украинадагы сугышка киткән иде.

    Лена Колесникованың сугышка ире артыннан китүе искәртелә. Аның тормыш иптәше - Русия думасы депутаты Олег Колесников. Лена Колесникова - татар дөньясында билгеле кеше. Ул Чиләбедә купшы итеп уздырыла торган "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгесенең төп оештыручысы булды, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG